Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Юллар имин булсын (ел йомгаклары, яңалыклар, үзгәрешләр)

    Һәр Яңа ел тормышыбызның төрле өлкәләренә үзгәрешләр алып килә. 2012 ел бигрәк тә автомобильчеләргә яңалыкларны мулдан әзерләде. Аларга аңлатма бирүен сорап район ЮХИДИ бүлеге башлыгы А. Сафиуллинга мөрәҗәгать иттек.

    - Айрат Агитович, яңалыкларга күчкәнче кыскача гына узган елда булган юл-транспорт фаҗигаләренә анализ биреп үтик әле.
    - 2011 елда Балык бистәсе территориясендәге юлларда 37 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Аларда 17 кеше һәлак булды, 50 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Аварияләрнең күпчелеге Балык бистәсе-Казан, Мәскәү-Уфа автомобиль трассаларына туры килә.
    -Статистика шәпләрдән түгел икән шул. Фаҗигаләргә җирлек булырдай төп сәбәпләр нәрсәдән гыйбарәт соң?
    -Юл-транспорт фаҗигаләре бик күп төрле сәбәпләргә бәйле инде. Хәрәкәт тә елдан-ел интенсивлаша, машиналар саны артканнан-арта бит. Шулай да һәлакәтләрнең күпчелеге юл хәрәкәтендә катнашучыларның гаебе, ваемсызлыгы, җавапсызлыгы аркасында килеп чыгалар. Каршы як хәрәкәт полосасына чыгып бәрелешү иң еш кабатлана торган юл- транспорт һәлакәте. Гадәттә, аның нәтиҗәләре аяныч, корбаннар саны да күп була. Узган ел шундый 17 авария булды. Аларда 17 кеше һәлак булды, 30 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Җәяүлеләрне бәрдерү, таптату күңелсез статистикада икенче урынны алып тора. Шундый 9 авариядә 2 кеше үлде, 7 кеше яраланды.
    - Фаҗигаләрне кисәтү, юлларда тәртип урнаштыру юнәлешендә нинди чаралар күрелә соң?
    - Безнең бөтен эшчәнлегебез фаҗигаләрне кисәтүгә юнәлдерелгән. Узган ел инспекторларыбыз юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуның 4000гә якын очрагын кисәттеләр. Бу җәһәттән участок инспекторлары да зур ярдәм күрсәтәләр. Алар 614 кагыйдә бозу очрагын ачыкладылар. 135 транспортчы машина белән исерек хәлдә идарә иткәннәре, 3025 шофер тизлекне арттырганнары, 68 е узышу кагыйдәләрен бозганнары өчен җавапка тартылдылар. Нәкъ менә шушы төр кагыйдә бозулар фаҗигаләргә илтә дә инде. Вакытында техник карау узмаган транспорт белән идарә иткән өчен 78 шофер штрафка тартылды.
    - РФ Законы белән техник карау үткәрү тәртипләренә үзгәрешләр кертелде. Ул нәрсәдән гыйбарәт соң?
    - Узган елның июль аенда " Транспорт чараларына техник карау үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында"гы Законга кул куелды. Аның нигезендә, 1 гыйнварьдан техник карау үткәрү вәкаләтләре Эчке эшләр министрлыгыннан алынып шәхси оешмаларга тапшырылды. Безнең республикада ОАО "Таттехконтроль" компаниясе техник карау үткәрүгә хокук алды. Аның филиалы безнең районда да бар. Эш режимы да автотранспортчыларга уңай итеп үзгәртелде. Хәзер техник карауны дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр узарга мөмкин. Техник карау узу өчен түләү дә киметелде. Хәзер ул уртача 400 сум.
    Хәзер яңа автомобильләр чыгарылган вакыттан алып 3 елга техник караудан азат ителәләр. 3-7 еллык машиналар техник карауны ике елга бер мәртәбә,"картыраклар" ел саен узарга тиешләр. Ә менә пассажир транспорты (җиңел такси, автобуслар), куркыныч йөк ташучы машиналарга 6 ай саен техник карау узарга кирәк булачак.
    - Автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисын алуда да үзгәрешләр бар дип ишеткән идек...
    - Төп яңалык та шул инде. Хәзер ОСАГО полисын техник карау талонын күрсәткәч кенә алырга мөмкин. Ул гына да түгел, техник карау талонының гамәлдән чыгу вакыты ярты елдан да ким булмаска тиеш. Хәзер ЮХИДИ инспекторлары техник карау талонын күрсәтүне таләп итмиләр. Чөнки ОСАГО полисы булу талонның да барлыгын күздә тота. Шул ук вакытта алар транспорт чарасының техник торышын тикшерергә хокуклылар. Полисы булмаса, машина йөртүчегә 800 сум штраф яный.
    - Яңа елдан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар да катгыйланды бит.
    - Әйе, штраф санкцияләре шактый арттырылды. Бүген 1 гыйнвардан гамәлгә кергәннәренә генә тукталыйк.
    Җиңел такси белән пассажирлар йөртү, йөк ташу кагыйдәләрен бозган өчен шоферларга 1000 нән 5000 сумга кадәр административ штраф салына. Светофорның кызыл сигналына, регулировщикның тыюлы ишарәсенә туктамыйча узу, юл чатларын узганда, өстенлек белән файдаланучы транспорт чараларына юл бирмәү 1000 сум, стоп линияне узып туктау 800 сумга төшә.
    -Штрафларны вакытында түләмәүчеләргә карата нинди җаваплылык каралган?
    - Автомобильчеләр арасында административ штрафларны вакытында, ягъни беркетмә төзелгәннән соң 30 көн эчендә түләмәүчеләр очрап тора. Статистика күрсәткәнчә нәкъ менә шундый ваемсыз транспортчылар аварияләргә сәбәпче булалар да инде. Узган елда безнең районда штрафларны вакытында түләмәгән 29 кеше административ җаваплылыкка тартылды. РФ административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе нигезендә түләнмәгән штрафны икеләтә, әмма 1000 сумнан да ким булмаган күләмдә түләү, яки 15 тәүлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай итеп, штрафың 100 генә сум булса да, вакытында түләмәсәң яңадан 1000 сум күләмендә административ штраф салыначак. Шул ук вакытта 100 сумны да түләргә туры киләчәк. Димәк, штрафларны вакытында түләвең хәерле.
    Әңгәмәбезне йомгаклап юл хәрәкәтендә катнашучы һәркемгә имин юллар телим. Юлларда бер-береңә хөрмәтле, үзара ихтирамлы булыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: