Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Татарстанда ике кеше боз астына китеп, батып үлгән

    Үткән тәүлектә республикада ике кеше балык тотканда су астына китеп, батып үлә.

    Татарстан суларында боз ката башлаганнан бирле бу инде дүртенче шундый очрак.

    15-21 ноябрьдә республиканың су объектларында кеше үлеменә китергән дүрт шундый очрак теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, тагын икесен коткарып калганнар, дип хәбәр итә республика матбугат агентлыгы. Фаҗигале очраклар Югары Ослан, Биектау, Минзәлә районнарында теркәлгән.

    Барлыгы ел башыннан Татарстан сулыкларында 150 гадәттәнтыш хәл теркәлгән, аларда 124 кеше үлгән, шуларның 7се - балалар. 82 кеше тоткарылган.

    http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51204

    Реклама

    Фото: http://i.ytimg.com/vi/P5KiJzN--zE/maxresdefault.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: боз
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: