Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Суга батырган” абруйны ничек күтәрергә?

    Елга туризмына элек булган кызыксынуны ничек кире кайтарырга? Татарстан җитәкчелеге бу турыда менә инде берничә ел уйлана. Кама һәм Идел елгалары кисешкән җирдә урнашкан республикабызга әлеге ял төре зур керемнәр китерә алыр иде, ди алар. Әмма бүгенге көндә елга туризмы миллиардлары, күктәге торна кебек, хыялда гына. Идел - 180, Кама...

    Елга туризмына элек булган кызыксынуны ничек кире кайтарырга? Татарстан җитәкчелеге бу турыда менә инде берничә ел уйлана. Кама һәм Идел елгалары кисешкән җирдә урнашкан республикабызга әлеге ял төре зур керемнәр китерә алыр иде, ди алар. Әмма бүгенге көндә елга туризмы миллиардлары, күктәге торна кебек, хыялда гына.

    Идел - 180, Кама елгасы исә 370 километрга кадәр Татарстан территориясе буйлап сузыла. Әлеге су юлы буенча республикабыз чит төбәкләрдән йөзләгән мең туристны кабул итә алыр иде. Әмма туристик компанияләр Казанга йөрүче маршрутларны арттырырга ашыкмый. Сәбәпләре исә берничә. Беренчедән, республикабызда бу ял төренә карата туган тискәре мөнәсәбәт елга сәяхәтләренә ихтыяҗны бермә-бер киметте. Икенчедән, елга буенда урнашкан төп истәлекле урыннырыбыз Болгар һәм Зөя инфраструктурасы зур лайнерларны кабул итә алмый. Болар барысы да республикабызда әлеге юнәлешне үстереп җибәрергә мөмкинлек бирми.

    "Булгария" фаҗигасеннән соң тернәкләнү авыр

    2011 елның июлендә "Булгария" көймәсенең Болгардан кайтканда фаҗигагә очравы республиканың круиз туризмына балта белән чабу кебек булды. Татарстанда елга буйлап сәяхәт итәргә теләүчеләр кискен кимеде. Алай гына түгел, кешеләр бу ял төреннән бөтенләй баш тартты диярлек.

    2009-2010 еллар республикабызда елга туризмының үсеш кичергән чоры. Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, 4-5 ел элек су юлы белән республикабызга 180 меңгә кадәр экскурсант килгән. Бүген исә элеккеге күрсәткечләргә кайту хыялда гына. 2012 елда туристлар саны өчләтә диярлек кимеп, 74 меңгә генә кала бит.

    Менә инде җан әрнеткеч хәлләрдән соң да өч ел диярлек вакыт үтте. Елга туризмының «Булгария» корабы кебек төпкә китеп баруын туктату максатыннан шактый гына чаралар күрелде. Тора-бара халык та фаҗигале хәлләрне оныта башлады булса кирәк. Елдан-ел су буенча сәяхәт итүчеләр саны әкрен генә булса да, арта бара. Шулай, 2013 елда туристлар саны 105 меңгә җиткән. Быел да бу күрсәткечне 10-15 процентка яхшыртырга җыеналар.

    Кораблар искерә, елгалар саега

    2003 елга кадәр Казаннан Самар, Тольятти, Ульяновск һәм башка Идел буе федераль округы шәһәрләренә тизйөрешле маршрутлар булган. Әмма корабларның таушалуы һәм аларны карап тору кыйммәткә төшкәнлектән бу рейсларны туктатырга туры килгән. Бүген елга туризмын торгызу өчен Казан елга портына инфраструктураны, елга вокзалын модернизацияләү, причалларны һәм туктау урыннарын рәткә китерү кирәк. Яңа көймәләрдә дә ихтыяҗ зур.

    1992 елда Казанда 24 теплоход эшләгән, аларны арендага 14 туроператор алып торган. Хәзер исә Казанда теркәлгән кораблар санаулы гына калган. Бүгенге көндә Татарстанда елга туризмы белән Самар, Түбән Новгород, Пермьнан дүрт туроператор шөгыльләнә. Шулай ук ике җирле компаниянең - "Волжские путешествия" һәм "Татфлот"ның берәр корабы бар.

    Булган теплоходларыбыз да шактый таушалган инде. Үзебездә - Яшел Үзән шәһәрендә көймәләр төзүче завод була торып, теплоходларсыз "тилмерү" гаҗәп кебек. Әмма биредә төзелгән ял көймәсенең уртача бәясе 120 миллион сум. Туристик фирмалар исә мондый чыгымнарны күтәрер хәлдә түгел. Елга туризмындагы бүгенге вәзгыятьтә бу акчаны беркайчан да кире кайтарып булмаячак, диләр алар.

    "Волжские путешествия" турфирмасының генераль директоры Вячеслав Самолин бездәге теплоходларның мөшкел хәлдә булуы белән дә килешми. Аның сүзләренчә, теплоход уртача 100 ел хезмәт итәргә сәләтле. Татарстандагы теплоходларга исә 35-60 ел. Әмма һәр техниканы карап торырга, вакытында төзекләндерергә кирәк. Шул очракта гына ул озак вакыт эшли алачак.

    "Булгария" һәлакәтеннән соң круизлар белән шөгыльләнүче туристик компанияләргә һәм теплоходларның техник торышына таләпләр дә катгыйланды. Капитаннар ел саен аттестация үтәргә, теплоходлар һәр биш ел саен судан күтәрелеп, докта төзекләндерелергә тиеш. Ремонтны теләсә кем ясый алмый, моңа бары тик Россия Елга Регистры лицензиясенә ия булган оешмаларның гына хакы бар. Шулай ук бүген бөтен суднолар ГЛОНАСС навигация системасы һәм видеокүзәтү белән тәэмин ителгән.

    Иделдә су кимү дә елга туризмына кыенлыклар тудыра. Майда урнашкан кызу көннәр елгада су дәрәҗәсен 1,8 метрга киметкән. Шуның аркасында бездә өч һәм дүрт палубалы теплоходларны кабул итү кыен. Мондый мөмкинлек тусын өчен причаллар тирәсендәге елга төбен 10 километр радиуста тирәнәйтергә кирәк.

    Елга туризмының абруен күтәрәләр

    Май ахырында Казан елга вокзалында зур круиз бәйрәме узды. Мондый бәйрәмнәр Россиянең башка төбәкләрендә даими үткәрелә икән. Казанда исә ул тәүге тапкыр үтте. Бу көнне туристларны Татарстан башкаласыннан су юлы буйлап сәяхәткә алып чыгучы яки круиз рейсларын Казан аша үткәрүче 5 туристик компания үз хезмәтләре белән таныштырды. Елга вокзалына килгән һәр кеше туристик маршрутлар белән танышып, иң мөһиме, теплоходларның эченә кереп карый алды. Бәйрәмдә катнашучыларга аларның палуба һәм каюталары буенча экскурсияләр, шунда ук концерт программалары, бәйге-викториналар тәкъдим ителде.

    Елга туризмы абруен үстерүнең төп ысулы - сәяхәткә баручыларның уңай бәяләмәләре. Шул рәвешле генә яңадан-яңа туристларны җәлеп итеп булачак. Әлегә исә казанлылар һәм кунаклар елга портында күңелсез мохит булуын билгели. Причалларда исә сувенирлар, башка кирәк-яраклар, милли ризык, су сату урыннары җитми, дип зарлана алар. Елга портын тимер рәшәткәләр белән биләп алуны да сәяхәт итүчеләр тискәре кабул итә.

    новости матбугат ру

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: