Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Соц. пакетмы, әллә акчамы?

    2012 елның 1 октябренә кадәр федераль ташламалардан файдаланучылар 2013 елга социаль хезмәтләр җыелмасын сайларга яки аннан баш тартып акча алырга тиешләр. Ялгышмыйча дөресен сайлау бик мөһим мәсьәлә. Күп төрле сәбәпләр аркасында кайберәүләр акчалата компенсацияне сайлыйлар һәм еш кына үкенәләр. Федераль ташламалардан файдаланучы нигездә авыру кеше, күп очракта инвалид. Андыйларга ел...

    2012 елның 1 октябренә кадәр федераль ташламалардан файдаланучылар 2013 елга социаль хезмәтләр җыелмасын сайларга яки аннан баш тартып акча алырга тиешләр. Ялгышмыйча дөресен сайлау бик мөһим мәсьәлә.
    Күп төрле сәбәпләр аркасында кайберәүләр акчалата компенсацияне сайлыйлар һәм еш кына үкенәләр. Федераль ташламалардан файдаланучы нигездә авыру кеше, күп очракта инвалид. Андыйларга ел әйләнәсенә бушлай дарулардан баш тарту һич кулай түгел инде.
    -Үзенә кирәген сайлаганнарга, 2013 елда да үзләренең карарларын үзгәртмәүчеләргә пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел,-ди пенсия фонды идарәсе җитәкчесе М.Валеева. - Әгәр дә инде ташламадан файдаланучы үз карарын үзгәртергә теләсә, аңа 1 октябрьгә кадәр безгә килеп гариза язарга кирәк. Социаль җыелманың теләсә кайсы өлешен ул натураль рәвештә яки акчалата алырга хаклы. Социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе ел саен индексацияләнә. 2012 елның 1 апреленнән ул 795 сум 88 тиенне тәшкил итә. Шуның эченнән дарулар-613 сум, санатор дәвалану-94 сум 83 тиен, транспорт чыгымнары 88 сум 5 тиен. Федераль ташламадан файдаланучы акчалата компенсация файдасына социаль хезмәтләрдән баш тарта ала. Социаль хезмәтләр җыелмасы алуга хокукны агымдагы елның 1 октябренә кадәр генә торгызырга мөмкин. Бу датадан соң соц. пакет алу хокукын ел дәвамында алу мөмкин булмаячак. 2012 елда бушлай дарулар алган гражданнарга пенсия фондына гариза язуның кирәге юк. Сайлаганчы ташламалардан файдаланучыларга ныклап уйланырга һәм дөрес карарга килергә киңәш итәм. Башта акчаны сайлаган кешеләрнең җитди авырып китү очраклары да булды. Алар кыйммәтле дарулар кирәк булгач социаль пакетны кайтаруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Әмма вакыт үткән иде шул инде.
    -2012 ел башына Балык бистәсе районында 3827 федераль ташламалардан файдаланучы исәпләнде. Шуларның бары тик 1204 генә бушлай дарулар белән тәэмин итүдән файдалана,-ди поликлиника мөдире Н.Фәсхетдинов. -2012 елга 10,5 миллион сумнан артык даруга гариза төзелде. Бүгенге көндә аптекада 500 исемдәге 1 миллион 300 мең сумлык дару бар. Кайберәүләрнең аптекада барыбер ташламалы дарулар юк дип социаль пакеттан баш тартулары нигезсез. Ай саен якынча 800-900 мең сумлык бушлай даруларга рецептлар языла. Кайвакыт хроник авыруларның хәле җиңеләйгәндәй була. Шулвакыт алар натураль ташламаларны акчалата пособиега алыштыралар. Ә инде авыруның хәле начарлана башлагач кыйммәтле дарулар кирәк була. Ә күп очракта гаилә бюджеты өчен авыр йөккә әйләнә. Шулай булгач сәламәтлектән экономия ясарга омтылырга кирәкме икән соң?
    -Кемдер бушлай дарулардан баш тартып акча ала инде. Әмма мин алай итәргә куркам,-ди пенсионерка А.Вильчинская. -Өлкән яшьтәгеләргә дарулардан баш тартырга кирәк түгел дип уйлыйм. Иртәгә нәрсә буласын берәү дә белми бит.
    фото yandex.ru сайтыннан алынган

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: