Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Соры” хезмәт хакы, аның артына ниләр яшеренә?

    Россия хөкүмәте эшләүче һәм эш бирүче арасында хезмәт шартлары килешү белән теркәлмәүгә юл куймау, формаль булмаган базар мөнәсәбәтләрен чикләү, иминиятләштерү һәм пенсия фондына керемнәрне (взнос) арттыруны максат итеп куйды.

    Республикаларда, регионнарда бу эш хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры керемнәрне рәсмиләштерү, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча эшли торган ведомствоара комиссияләргә йөкләнде. Безнең районда да район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Хәбибуллин җитәкчелегендә ундүрт белгечтән торган комиссия эшли. Һәр дүшәмбе әлеге комиссия эшмәкәр, оешма, крестьян фермерлык хуҗалыкларын тикшерү максатыннан рейдларга чыга. Алар тикшерү барышында җитәкче белән хезмәткәр арасында төзелгән килешүләренә, хезмәт кенәгәсенә рәсмиләштерү, хезмәт хакының минималь дәрәҗәдән дә түбән булу-булмавына игътибар итәләр. Һәм шунда ук бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла, килешүләр төзелә. "Бу эшләр халыкның киләчәген, алдагы тормыш дәрәҗәсен кайгыртып башкарыла",-ди Балык бистәсе Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Дилюс Гатиятов. Минималь хезмәт хакы икътисад секторларында 2014 елның 13 августыннан аена 6420 сум итеп билгеләнде, бюджет секторында исә ул 2015 елның 1 гыйнварыннан 5965 сум тәшкил итә.
    Рейдлар нәтиҗәсе шактый гына закон бозу очракларын ачыклаган. Тикшерүләрдән соң кырык дүрт килешү төзелгән. Кисәтү ясалган оешмаларга бер айдан соң кабат тикшерүләр оештыру планга кертелгән. "Мисал өчен, хуҗа өч кеше белән килешү төзедем дип комиссиягә килешү документлары китерә. Чынлыкта исә, анда сигез кеше хезмәт күрсәтә. Калганнарының эшләве рәсмиләштерелмәгән. Алар өчен пенсия фондына, иминиятләштерү, салым инспекцияләренә дә налоглар күчми. Иминиятләштерү стажы да югала. Ә бу пенсиягә чыкканда стаж булмаячак дигән сүз",-дип аңлатма бирде районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Рәсимә Гарифуллина. Шуңа күрә комиссия әгъзалары җитәкченең информациясе белән генә чикләнмичә эшчеләрдән дә сораштыру үткәрәләр.
    Хезмәт килешүе төзүдән баш тарткан очракта җитәкчегә ни яный соң? Мондый закон бозучыларга ун меңнән егерме меңгә кадәр административ штраф каралган. Оешма хезмәт хакын минималь хезмәт хакы күләменнән азрак түләгән очракта да җитәкчегә биш меңнән ун меңгә кадәр штраф түләргә туры киләчәк.
    Районда кайнар линия эшли. Әлеге мәсьәлә буенча халыкның сорауларыгыз, тәкъдимнәрегез була икән, сез 2-21-90 телефоны аша хәбәр итә аласыз.
    Гөлназ Зарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: