Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үсмер 30 тәүлек “утырып” кайткан

    Мәктәптә балалар үзара шаярышмый, төрткәләшми тормыйлар инде.

    Бу гадәти хәл. Әмма 13 яшьлек бер малай аеруча агрессив булуы белән аерылып тора, үзеннән кечерәкләрне даими рәвештә кыерсыта. Бер баланы ул эткәли-төрткәли, өч мәртәбә буарга да маташа. Чишенү бүлмәсе янында аяк чалып ега. Икенче көнне ул башка балага бәйләнә башлый. Кулын тырнап каната, әшәке сүзләр әйтә. Дәрестән соң әлеге баланы урамда көтеп торып куркыта, яный. Физкультура дәресеннән соң баланың бите каршында чаңгы таяклары болгый, сүгенә. Икенче юлы тагын дәрестән соң көтеп торып баланың битенә боз ыргыта, 5 мең сум акча таләп итә. Баланың әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать итәләр. Бу гамәлләрен ул әлеге бала башыма китап белән сукты, телефонымны ватты дип акламакчы була. Әмма бу фактлар расланмый.

    Тулырак язманы район газетасында укырсыз.

    Илгиз Җамалиев.

    Фото: http://atmosfera40.ru/vse-rubriki/page/109/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: