Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сагынырсың “ОТК”ны яки товарның сыйфаты хакында кроссворд чишү...

    Акча түләп берәүнең дә сыйфатсыз товар аласы килми. Чыдамлы, сыйфатлы булсын, сатып алучының беренче таләбе шуннан гыйбарәттер бүген. Ни әйтсәң дә, СССР заманындагы "ОТК" кләймәсе төшкән товарларны инде игътибарга алучы да юк. Ә элек "ОТК" узмаган товарны сату җинаять кылу белән бер иде ул. Бүген исә, сатып алучы ил, фирма,...

    Акча түләп берәүнең дә сыйфатсыз товар аласы килми. Чыдамлы, сыйфатлы булсын, сатып алучының беренче таләбе шуннан гыйбарәттер бүген. Ни әйтсәң дә, СССР заманындагы "ОТК" кләймәсе төшкән товарларны инде игътибарга алучы да юк. Ә элек "ОТК" узмаган товарны сату җинаять кылу белән бер иде ул. Бүген исә, сатып алучы ил, фирма, кибет дәрәҗәсе буенча фикер йөртә башлады һәм аның товар алу буенча сыналган үз сәүдә ноктасын билгеләргә, булдырырга тырышуы гаҗәп хәл түгел. Әйтик, товарың брак чыкты исә, нишләмәк кирәк. Шуннан башлана да инде. Кайбер сәүдә ноктасы бу очракта "фани дөнья җәһәннәме" газаплары үзәге булып чыга. Дорфа мөгаләмә, китергән товарыңны кискен кире кагу, гаепне үзеңә авыштырып калдыру. Мондый нокталар район үзәгендә дә "Аллага шөкер". Ә инде икенчеләр абруйны төшермәү, сатып алучысы өчен мөмкин шартларга бару, гарантия белән эшләүне төп эш алымнары күрәләр һәм моның белән оталар да миңа калса. Бу яктан, реклама өчен булмасын, ВТК кибетләрен өстен күрәм шәхсән үзем. Сату кануннарын тиешенчә үтәгән хәлдә "хаклык биеклеге"ннән чыгып эш итәләр булса кирәк биредәгеләр. Үзем дип сөйләп киткәнмен икән, быел гына эш машинасында 6 помпа алыштырган искә төшә. "Запас частьләр" кибетләре хуҗаларының берсенә генә дә үпкә-претензиям юк: кайсысы берничә тапкыр алыштырып бирде, икенчеләре заводына кире җибәрде (авт. дөрес әйләнеп кайтканын көтү генә ярты елга сузылды). Запас частьтагы бракны күреп үзләре дә гаҗәпкә калдылар. Берсе исә: "Сагынырсың "ОТК" заманнарын",-дип уфтану сүзе ычкындырганын сизми дә калды. Килешми мөмкин түгел. Бу уңайдан, контроль инспекциясе бүлегенең Балык бистәсе буенча белгече Зөлфия Вәлиәхмәтова белән кайбер саннарга күз салып алдык. 2012 елда аңа 430 кеше, ягъни сатып алучы товарның сыйфатсызлыгына кагылышлы мөрәҗәгать белән килгән. Кызыклы сан: 279 ы белгеч ярдәме аша канәгатьләндерелгән. Быел гына шундый характердагы 261 мөрәҗәгать кергән, шуның 65 проценты уңай чишелеш тапкан. Сатып алучыларның төп зары суыткыч, телевизор, сепаратор, мотоблок кебек кыйммәтле товарларга кагыла икән. Безнең халык тыйнак бит ул, вак-төяге өчен әрләшеп йөрми, дөрес күбесе сәүдә кагыйдәләрен "энәсенә" кадәр белеп тә бетерми. "Ярар инде" белән яшәүчеләр дә аз түгел ич.
    Бер танышымның корт белән мыҗыган дөге пакетын санэпидстанциягә алып барам әле дип йөргәне истә. Барып җитмәгәнлеген санэпидстанциягә кергән мөрәҗәгатьләр китабы белән танышканнан соң гына белдем. Ике елга бер кеше шикәр комының чүплелегеннән зарланып бирегә мөрәҗәгать белән килгән. Анысы үзенең исемен яшерүләрен, халыкка чыгармауларын үтенгән. Брак, сыйфатсыз товар белән сату итүчеләр урынына без оялабыз, без йөзебезне яшерәбез. Баксаң, андыйларның вакытында йөзлеген салдыру мең хәерлерәктер. Нәфес дигән нәрсә йөгәнсез, ә без күрәләтә шундыйларга юл куябыз, хокукый мөмкинлекләребезне файдаланмыйбыз, ни кызганыч, белмибез дә?! Аның белгәне үз дөреслеген хаклар, хокукын яклар өчен Югары судка кадәр барып җитә. Узган ел, әнә, В. брак товары өчен 63 мең сум акчасын Югары суд аша кире кайтарган. Тагын шундый 12 кеше сатучы белән булган бәхәсне суд карары нигезендә уңай хәл итә алган. Афәрин, булдырганнар, оят дәгъва түгел бит?!
    Ил масштабында билгеле даирәләр, шәхесләр "семьялыгында"мы, хәтта дөньяви күзлек игътибарына эләккән тарихи вакыйгалар кысаларындамы, аларда да алдашу, күз буяучылык җитәрлек. Күр әнә, өр-яңа бер мисал. Универсиадага дип кайтарылган медальләрнең бер өлеше сыйфатсыз булып чыккан, дигән хәбәр күпләрне аяктан екты. Икенче төрле әйтсәк "брак" булып чыга түгелме? Имеш, ике спортчы яулаган алтын һәм бакыр медале җиргә төшеп китеп ватылган. Санкт-Петербургтагы "Госзнак"та ясалганлыктан, белгечләрне чакыртканнар. Менә сиңа, вәт! Сыйфатсыз товарны алыштырырлармы, "брак" медальләрнең язмышы ни белән тәмамланыр. Монысы әлегә сорау булып кала. Һәрхәлдә, шау-шуы ялкынланып таралганчы, кызуны янгынга китереп җиткермичә, вакытында басу мәслихәттер. Безнең сатучылардан алган сыйфатсыз товарларның язмышы Югары судка барып җиткән кебек булмаса иде инде. Үз чиратында, боларны читкә куеп, җиргә төшеп, үз биеклегебездә генә уйлансак та, уйланырлык проблемалар, чишелмәгән кроссвордлар, баштан ашкан әле, җәмәгать!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: