Пычратмасак кына чиста булыр

Санитар-экологик икеайлык узганга бер ай да үтмәде әле. Аның барышында районның торак пунктларында, шул исәптән Балык бистәсендә шактый зур эшләр башкарылды, тәртип урнаштырылды.
Урамнар, оешма, предприятие территорияләре җыештырылды. Санкциясез чүплекләр юкка чыгарылды. Әмма җыештырган җирдә түгел, ә бәлки пычратмаган җирдә генә чиста була, диләр бит. Хәзер районыбыз урамнарында тулып ташыган чүплек мәйданчыкларына тап буласың. Сәбәп нәрсәдә соң? Торак-коммуналь хуҗалык җыештырмыймы, әллә башка сәбәпләр бармы? Бу сорау белән Балык бистәсе шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары Рафыйк Гадеевка мөрәҗәгать иттек.
-Бүгенге көндә район үзәгендә 63 контейнер мәйданчыгы, 123 контейнер исәпләнә. Бу район үзәгенең үсә барган ихтыяҗын канәгатьләндереп бетерә алмый, әлбәттә. Яңа контейнерлар кайтарту, булганнарын ремонтлау юнәлешендә эшчәнлек дәвам итә. Контейнерлардагы көнкүреш калдыкларын ике махсус машина ташып торалар. Тәүлегенә якынча 100 куб. метрдан артык чүп-чар чыгарыла. Әмма Победа, 60 лет Октября, Ленин, Совет урамнарындагы контейнер мәйданчыклары кайбер көннәрдә чүплекне хәтерләтәләр. Нәрсә генә ташымый безнең халык контейнерга. Иске бүрәнә, такта, шифер, башка төр төзелеш калдыклары дисеңме, кирәге калмаган мебельне, суыткыч ише йорт техникасын да контейнерга тутырырга тырышалар. Бакчалардан чыккан агач-куакларны әйтмибез дә инде. Кайбер контейнерларга махсус машина белән якын килерлек тә түгел бит. Шуның өстенә авыр төзелеш материаллары калдыклары белән шыплап тулган контейнерны махсус машинаның краны күтәрә дә алмый, ватылып сафтан чыга. Зур габаритлы әйберләрне ул машинага салу мөмкин дә түгел. Алар бары тик вак-төяк көнкүреш калдыклары ташуга исәпләнгәннәр.
Андый чүп-чарны кая куярга соң дигән урынлы сорау туарга мөмкин. Транспорты булган кеше зур күләмле чүп-чарны үзе үк полигонга илтеп бушата ала. Моның өчен физик заттан бер тиен дә акча алынмый. Ә инде андый мөмкинлек булмаган очракта торак-коммуналь хуҗалыкның диспетчерлык пунктына шалтыратып билгеле бер көнгә машина чакыртырга була. Әллә ни зур булмаган түләү бәрабәренә чүп-чарыгызны йортыгызга килеп алып китәчәкләр.
Шунысын да онытмыйк: зур габаритлы көнкүреш калдыкларын контейнерларга тутырган өчен гражданнарга 2000 сумнан 3500 сумга кадәр штраф та салынырга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.1700
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.1800
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.1600
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.1900
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.2100
-
18 май 2022 - 08:21Фирдания Әхмәтҗанова: "Гаилә кыйммәтләрен саклыйк" Узган җомгада Күки авылы мәдәният йортында “Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” (“Крепкая семья”) федераль проекты һәм җирлекнең “Барлык кыйммәтләрнең таҗы – гаилә” проекты кысаларында авыл халкы белән очрашу булып узды.3200
-
17 май 2022 - 15:38Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды Җиңү бәйрәме көннәрендә Юлсубино авылында каһарманнар истәлегенә яңартылган мемориалны ачу тантанасы узды.5400
-
17 май 2022 - 13:24Эльмира Сөләйманова: «Әгәр дә әтине кире кайтару мөмкинлеге булса, кайтармас идем» Халык аны гадилеге, тыйнаклыгы, моңлы тавышы өчен ярата.15100
-
17 май 2022 - 08:42Татарстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау кайчан чыңлаячак? Мәктәпләрдә «Соңгы кыңгырау» ата-аналар катнашында узачак.11700
-
16 май 2022 - 14:11Яңа Арыш авылында зур дини чара узды 2 май көнне Яңа Арыш авыл җирлегендә зур дини чара узды.18800
-
16 май 2022 - 08:38Рәзилә Мөхәммәтрәхимова “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән Пермь краенда булып кайтты 12-13 май көннәрендә Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылы китапханәчесе Рәзилә Мөхәммәтрәхимова Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Пермь крае Барда районында булып кайтты.17300
-
13 май 2022 - 09:07Ирек Хәмидуллин:" Быелда Балык Бистәсе районында юлларны төзекләндерү эшләре башкарылачак" Район үзәгендә елның-елында яңа юллар барлыкка килә, искергән участоклар төзекләндерелә.25900
-
17 май 2022 - 10:47Күки авылында " Ныклы гаилә" федераль проеткы кысаларында очрашу узды
-
11 май 2022 - 10:22Балык Бистәсендә Җиңү көнен билгеләп үттеләр
-
6 май 2022 - 10:15Яңа Сала авылында яшәүче Нәҗметдин Хәмидуллин сугыш елларын искә алды
-
18 май 2022 - 09:13Габделрәүф Садыйков : «Һөнәрем белән горурландым» Яңа Арыш авылында яшәүче Габделрәүф Садыйков «Рассвет» колхозында 44 ел хезмәт иткән, тырышлыгы, җаны-тәне белән шушы җирлеккә береккән кеше.1600
-
18 май 2022 - 09:09Балык Бистәсендә хәрби хезмәттән качып калган егет җәза алды Агымдагы елның февралендә районда яшәүче И.га карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять буенча суд утырышы булды.1800
-
18 май 2022 - 08:43Балык Бистәсендә терроризмга һәм экстремизмга каршы утырыш узды Мәгълүмати-пропаганда эше профилактик чараларның бер өлеше булып тора һәм укучыларга, педагогик составка, хезмәткәрләргә, ата-аналарга, район халкына юнәлдерелә.1600
-
18 май 2022 - 08:33Хәтерләрдә пионер галстугы әле дә җилферди 2022 ел ... Балык Бистәсе районының 95 еллыгы һәм Пионер оешмасы оешуга 100 ел.1900
-
18 май 2022 - 08:26Азалия Гайнетдинова призёр булды Яңа Арыш мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Гайнетдинова (укытучысы Тәнзилә Нуриева) быел да Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенрәсәй гамәли конференциясе призёры булды.2100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика