Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Полиция яңалыклары: гаилә низаглары арта

    10-17 ноябрьгә кадәр чорда Балык бистәсе буенча Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә җинаятьләр, административ хокук бозулар турында 44 хәбәр кергән.

    Дүрт кыйнашу факты теркәлгән. Алар барысы да көнкүрештә чыккан җинаятьләр категориясенә керәләр. Бу фактлар буенча җыелган материаллар җәмәгать хөкемдары каравына җибәрелгәннәр. Ни кызганыч, агымдагы елда көнкүрештә кылынган җинаятьләр саны тугыздан уналтыга кадәр арткан. Аларның күпчелеге исерек хәлдәге кешеләр тарафыннан кылынган.

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: