Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Наркотикка—юк!”

    Шушы көннәрдә Балык бистәсе башкарма комитетының киңәшмәләр залында наркотикка каршы көрәш һәм хокук бозуны профилактикалау ведомствоара комиссияләренең утырышы булды.

    Җаваплы хезмәткәрләрнең чыгышыннан соң муниципаль район башлыгы урынбасары һәм комиссияләр рәисе Рөстәм Гыйльманов эшне нык активлаштыру максатыннан үз тәкъдимнәрен кертте. Шуның нигезендә быелдан башлап, үз участокларында, составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр үстерүчеләргә җаваплылыкны арттыру һәм мәк үскән участокларны гербицидлар белән эшкәртү кебек карарлар кабул ителде.

    Идрис Аметов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: