Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

Рус Тат
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Әлегә 30 мең сумыңны һәм праваңны югалткан булсаң, иртәгә ябарга мөмкиннәр...

Рәсәйдә ел саен юл-транспорт һәлакәтләре аркасында 25 мең кеше үлә икән.

Тагын ун тапкырга артыграк кеше тән җәрәхәтләре ала. Әгәр , Президент кул куя икән, 2015 елның 1 июленнән яңа Указ гамәлгә керәчәк. Шулай итеп, руль артына исерек килеш утыручыларны җинаять җаваплылыгына тарта башлаячаклар. Хәзер 7 елга иректән мәхрүм итү( максималь) каралган булса, закон көчеенә кергәч минумум срок -2 ел иректән мәхрүм итү дә кулланыла башлаячак. Тагын бер яңалык- икенче кабат исерек килеш тотылучыга 200-300 мең сум күләмендә штраф салыначак, яисә ул 2 елга ирегеннән мәхрүм ителәчәк. Исегезгә төшерәбез: бүген исерек йөртүчегә 30 мең сум штраф салына һәм ул ике елга правасыннан колак кага иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев