Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Кулланучы хокукы якланды

    Хәзер яшәү яхшырак, яшәү күңеллерәк. Барлык халыкларның юлбашчысы узган гасырның 30 нчы елларында әйткән бу сүзләр бүгенге көнгә бигрәк тә туры килә инде.

    Чыннан да, хәзер, мәсәлән, матур һәм уңайлы мебель сатып алу өчен озын чиратлар көтәсе, я булмаса танышлык эзлисе дә юк. Берәр төрле мебель салонына заказ бирәсең дә, йортыңа китереп тә куялар. Бу, әлбәттә, гражданнарның тормыш шартлары яхшыруны дәлилли. Әмма, кайвакытларда кулланучы һәм сатучы арасында низаглар да килеп чыккалый. Алар, гадәттә, судка кадәр барып җитәләр.
    Район үзәгендә яшәүче Гайнуллин (фамилияләр үзгәртелде) йомшак мебель алу ниятеннән махсус кибеткә мөрәҗәгать итә. Аңа католог тоттыралар-кара, сайла! Әмма, картинкадагы рәсемнәр генә канәгатьләндерми сатып алучыны. Һәм ул хаклы сорау бирә: "Ә товарыгызны кайда карарга мөмкин соң?". Аңа күптән түгел шундый мебель сатып алган гражданинның адресын бирәләр. Барып карагач Гайнуллин салон-магазинда шундый ук мебельгә заказ бирә. Дөрес, сатып алучы һәм сатучы арасында язмача килешү төзелми. Ә бәлки тиешле кенәгәдә заказ кабул итү турында билге генә ясала. Монда дата күрсәтелми, куллар куелмый. Бәясен дә якынча гына килешәләр.
    Ике атна дигәндә йомшак мебельне заказчыга китереп тә бирәләр. Әмма, товар Гайнуллин заказ биргән параметр һәм таләпләргә туры килми. Шуңа да ул аны алудан баш тарта, йөкчеләрнең кире алып китүен сорый. Тегеләре баш тарталар.
    Гайнуллин кибеткә шалтыратып хәлне аңлата һәм мебельне алып китүләрен сорый. Товар индивидуаль сыйфатларга ия, заказ буенча эшләнгән дип, аны кире алырга теләмиләр. Шуннан соң кулланучы почта аша язмача гариза җибәрә. Әмма мебельне алып китүче булмый.
    Алга таба бәхәс судта хәл ителә. Салон-магазин хуҗасы Заһидуллин Гайнуллинны судка бирә. Аннан заказ бәясе-63300 сум һәм 100 мең сумга якын күләмдә башка төр компенсацияләр таләп итә. Һәр як та үз аргументларын китерә инде. Кулланучы мәнфәгатьләрен дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле яклый. Ул Гайнуллин гаражында торучы мебельнең заказ бирелгән мебельгә тәңгәл килмәвен раслый. Шул рәвешле дәгъва белдерүченең "Товарны дистанцион ысул белән сату кагыйдәләрен раслау турында"гы РФ хөкүмәте карарына сылтамасы (сатып алучының шәхси заказ буенча ясалган товардан баш тартырга хокукы юк) нигезсез дип табылды. Әлеге судның барышы турында тәфсилләп сөйләмичә шуны гына хәбәр итәбез. Заһидуллинның акча средстволарын кире кайтару турындагы дәгъвалары суд тарафыннан канәгатьләндерелмәде, кулланучы хокукы якланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: