Пожарны сүндерүдә 62 кеше, 18 махсус техника катнашкан. 21.53 сәгатьтә янгын сүндерелгән, дип хәбәр итә РФ Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш Идарәсе.
Фото intertat.ru. дан алынды
Кичке тугызынчы яртыларда башкаланың "Каравай" базарында янгын чыгуы турында хәбәр ителә. Янгынның мәйданы 2400 квадрат метр тәшкил иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз