Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • “Ходайны йөрәгеңнән эзлә!”

    Терроризм бүгенге көндә кешелеккә, бөтен дөньяга янаучы иң куркыныч афәтләрнең берсе. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең ил дә террорчылар мишененә әверелде. Гомумән алганда, тыныч, имин саналган Татарстаныбызда да җан өшеткеч актлар булды. Терроризмга каршы көрәштә иң мөһиме аңа алшартлар булдырмау, тамырына ук балта чабу. Җәмгыятьтә толерантлыкка, төрле милләт вәкилләренең үзара...

    - Азат Фоатович, район прокуратурасы экстремизмга каршы законнарның үтәлешен тикшерү буенча нинди эшчәнлек алып бара?
    -Соңгы берничә ел дәвамында район эчке эшләр бүлеге белән берлектә ислам динендәге "Таблиг" радикаль агым тарафдарларының эшчәнлеген күз уңында, даими контрольдә тотабыз. Бу очраклы түгел, чөнки нәкъ менә шушы агым Татарстаныбызга экстремизм, терроризм кебек афәтләрне алып керә дә инде. Билгеле булганча, ачыктан-ачык игълан итмәсәләр дә, безнең районда да ниндидер дәрәҗәдә бу хәрәкәткә иярүчеләр бар.
    - Нинди агым соң ул "Таблиг", нәрсәсе белән куркыныч?
    -Иң элек шуңа ачыклык кертик. "Таблиг" тарафдарларының карашлары Татарстан республикасындагы традицион хәнәфи мәзһәбе белән туры килми. Моннан тыш Россия Федерациясе Югары суды карары белән "Таблиг җәмәгать" халыкара дини берләшмәсе экстремистик дип табылды һәм Россия Федерациясе территориясендә тыелды. Алда әйткәнемчә, безнең районда элегрәк үзләрен "Таблиг җәмәгать" дини хәрәкәт тарафдарлары дип санаган дистәгә якын кеше исәпләнә. Алар хәзер үзләрен ачыктан-ачык "Таблиг" тарафдарлары дип атамыйлар инде. Әмма эш-гамәлләре карашларыннан ваз кичмәгәнлекләре турында сөйли шул. Алар элеккечә республиканың төрле районнарына, башка регионнарга, хәтта чит илләргә чыгып Исламны таратырга чакырып дәгъват белән йөрүләрен дәвам итәләр. Үз сафларына яңа кешеләр тартырга омтылалар. Якташларыбызның Пакистан, Һиндстан, Бангладеш, Катар һәм башка гарәп илләренә чыгу фактлары бар. Анда аларга нинди белем бирәләр, укытучылары кемнәр? Тагын шунысы, рәсми рәвештә эшсез дип саналган кеше нинди акчага чит илгә чыга соң? Аларны кем финанслый? "Бушлай сыр тозакта гына була",-диләр бит. Финанслау дигәннән, күптән түгел районыбыздагы бер җирле дини оешмада вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы закон таләпләренең үтәлешен тикшердек. Бу дини оешманың акча средстволары закон таләбе буенча банк счетында түгел, ә бәлки мәчеттәге кулдан ясалган сейфларда, сәдака җыю әрҗәләрендә саклануы ачыкланды. Тиешле каравыл да оештырылмаган. Имам-хатыйбның җавапсызлыгы аркасында акча средстволарын ике мәртәбә урлануына да юл куйганнар. Районның башка мәчетләрендә дә акча-материал средстволарга тиешле контроль юк.
    - Азат Фоатович, сезгә традицион булмаган дин тарафдарлары белән еш очрашырга туры килә икән. Алар нинди тәэсир калдыралар соң?
    -2010 елдан бирле "Таблиг" радикаль агымы тарафдарлары булуы шик астына алынган гражданнарны прокуратурага чакырып әңгәмәләр үткәрәбез. Кайберләренә Закон бозу һәм экстремистик эшчәнлек алып бару ярамаганлыгы турында кисәтүләр (предостережение) бирәбез. Быел да ике гражданин шул рәвешле кисәтелделәр. Кагыйдә буларак, аларның күбесе теге яки бу сәбәпләр аркасында тормышта үз урыннарын тапмаган, язмышларыннан канәгать булмаган, белем дәрәҗәләре түбән кешеләр. Кайберләре Корьәнне дә ачып карамаганнар. Динне исә "Таблиг кыйммәтләре", "Намаз кыйммәтләре" һәм башка шундый шикле әдәбияттан укып кына өйрәнгәннәр. Ә бу басмалар Россиядә экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгәннәр һәм тыелганнар бит. Дин ислам нигезләре турында ныклы белеме булмаган кешенең алардагы экстремистик идеяләр белән агулануы бик ихтимал. Ә киләчәктә аларны террористик гамәлләр кылырга этәрүләре дә мөмкин бит. Бу җәһәттән, шикле дини, башка эсктремистик идеяләр белән мавыккан яшьләрнең ата-аналары да, туган-тумачалары да уяу булырга, ялгыш адымнардан саклап калырга бурычлылар.
    - Экстремизм, терроризм дигәч, ислам радикалларын гына күз уңында тотмыйбыздыр бит инде?
    - Юк, әлбәттә. Экстремистик юнәлешләр һәр диндә дә бар. Бу җәһәттән безнең игътибарны Балык бистәсендәге бер храм настоятеленең шәхесе җәлеп итте. Аның ике югары дини белеме бар. Шул ук вакытта педагогик белеме булмаса да "Дельфин" спорт комплексында атнага ике мәртәбә кул сугышы буенча түгәрәк алып барган. Моннан тыш ул 11 яшьтән 18 яшькә кадәр булган 30 га якын баланы җәйге палаткалы лагерьларга алып чыга. Анда малайларны кул сугышына, пневматик мылтыктан атарга, салкын корал белән эш итәргә өйрәтәләр. Урынлы сорау туа. Педагогик белеме булмаган дин әһеленең бу гамәлләре закон кысаларына сыямы?
    Яшьләрне тагын бер ялгыштан аралыйсы килә. Хәзер Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган 1950 экстремистик материал бар. Аларга китаплар, брошюралар гына түгел, җырлар, плакатлар, клиплар, өндәмәләр һәм башкалар керә. Кызыксынучан яшь кеше аларны һич алдын-артын уйламыйча үзенең Интернеттагы "Вконтакте"дагы битенә урнаштырырга мөмкин. Ә бу үзе үк экстремистик материалны саклау, тарату дип бәяләнә. Моның өчен җаваплылыкка тартырга да мөмкиннәр.
    - Экстремистик агымнарга иярүчеләр билгеле бер дәрәҗәдә ислам диненә, мөселманнарга да күләгә төшерәләр бит инде.
    - Әлбәттә, безнең республикада мөселманнар меңнәрчә еллар буена традицион ислам динен тоталар. Мөселман дөньясына танылган дин галимнәребез, философларыбыз да бар. Инде шулай икән, чит илләргә чыгып шикле дини белем алып йөрүнең нигә кирәге бар. Бу җәһәттән, бер гарәп мәкале искә төште: "Алланы үз йөрәгегездән эзләгез, Сез аны башка җирдә таба алмассыз".
    Терроризм, экстремизмга каршы көрәшне хокук саклау органнары, прокуратура эше дип кенә карарга ярамый. Бүгенге көндә бөтен җәмгыятебезнең бердәм бурычы ул. Яңа "Сәльманнар" барлыкка килүенә, экстремистик карашларның тамыр җәюенә юл куярга ярамый.



    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: