Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Чисталык һәрберебездән башлана

    Табигать кар-юрганын салуга район үзәгендә дә, авылларда да ел саен бер манзара күзгә бәрелә. Тегендә-монда аунап яткан полиэтилен шешәләр, пакетлар, кәгазь калдыклары, тагын әллә ниләр боза урамнарыбызның йөзен. Йорттан, каралты-курадан чыккан бөтен иске-москыны, чүп-чарны, юынтык суларны, тиресне якындагы елга-ерганакларга, хәтта урамнарга чыгарып түгү бер нәрсә тормый кайберәүләргә. Шуның өстенә каралты-курага...

    Табигать кар-юрганын салуга район үзәгендә дә, авылларда да ел саен бер манзара күзгә бәрелә. Тегендә-монда аунап яткан полиэтилен шешәләр, пакетлар, кәгазь калдыклары, тагын әллә ниләр боза урамнарыбызның йөзен. Йорттан, каралты-курадан чыккан бөтен иске-москыны, чүп-чарны, юынтык суларны, тиресне якындагы елга-ерганакларга, хәтта урамнарга чыгарып түгү бер нәрсә тормый кайберәүләргә. Шуның өстенә каралты-курага сыеша алмыйча төзелеш материалларын, утынын, печәнен дә урамга өючеләр очрап тора. Урамнарыбызның чисталыгы турында сүз башлагач, күбебез торак-коммуналь хуҗалыкка ишарәли инде. Шуның өчен акча алалар бит, җыештырсыннар янәсе.
    Соңгы елларда шәһәр җирлеге, торак-коммуналь хуҗалык урамнарыбызны чисталыкта тоту, төзекләндерүгә игътибарны арттырдылар. Контейнерлар саны арттырылды. Аларны үзвакытында бушатып, полигонга чыгарырга тырышалар. Тырышалар дим, чөнки бер-ике берәмлек техника белән моңа өлгерү гаять кыен шул. Санаулы сәгатьләр эчендә тутырып куябыз бит без ул ящикларны. Яз көне каралты-кураларыбызны, бакчаларыбызны җыештыра башлагач бигрәктә. Иске такталарны, шифер кисәкләрен, кискән агач-куакларны, тиресне шул контейнерларга сыйдырырга тырышабыз. Сыймый икән инде, янәшәсен сөяп, ташлап китәбез. Иске телевизор, суыткыч, карават, шифоньерлар да күрергә була контейнер мәйданчыкларында. Урамнарыбызны җыештыручылар хезмәтенә хөрмәт белән карарга өйрәник инде, җәмәгать.
    Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең җаваплы сәркатибе Марс Мәгыйзов әйтүенчә, узган ел 170 тән артык административ материал карап тикшерелгән. Беркетмәләрнең күпчелеге авыл, шәһәр җирлекләрендә чисталык, төзекләндерү бозучыларга карата төзелгәннәр. 150 хуҗа җаваплылыкка тартылганнар. Быел да төзелеш материалларын, иске машиналарын йорт янында саклаучыларга карата 4 административ беркетмә кергән инде комиссиягә. Алар чираттагы утырышта каралдылар.
    Муниципаль кагыйдәләрне санга сукмаучыларның исләренә төшерәбез: Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсе нигезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен (терлекләрне караучысыз йөртү дә шуңа керә) граҗданнарга 2000 нән 5000 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 15000 нән 30000 сумга кадәр, юридик затларга 50000 нән 200000 сумга кадәр штраф каралган. Шундый ук гамәлләр бер ел эчендә кабатланса, гражданнарга 3500 дән 5000 сумга кадәр, урындагы кешеләргә 30000 нән 50000 сумга кадәр, юридик затларга 500000 нән 1000000 сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Югыйсә, кайберәүләр, комиссия каршына баскач без белмәдек, беренче юлга кисәтү белән калдырыгыз, дип акланалар. Кызганычка каршы, хәзер административ кодекста "кисәтү" дигән пункт юк.
    Инде хәбәр иткәнебезчә, районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Барлык оешма, предприятие, учреҗдение, уку йортлары коллективларын үз территорияләрендә тәртип урнаштыруда, яшелләндерүдә, биналарын, корылмаларын төзекләндерүдә актив катнашырга чакырабыз.Бу мөһим эшкә шәхси йорт хуҗалары да, күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә кушылырлар дип ышанабыз. Чисталык һәрберебездән башлана бит. Бергәләп алынсак кына, район үзәге, авылларыбыз чисталыктан көлеп торыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: