Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Өч егетне егып салган наркотик дигән афәт

    Сорочьи Горы авылыннан ерак түгел Кама елгасы аша күпердә берничә сәгать торучы машина каравылчыда шик уята инде. Якынрак килсә, машина эчендә өч егетнең йоклап утыруын күрә. Тәрәзә шакыса да, дәшсә дә уянмыйлар тегеләр.

    Хәлләре мөшкел булуын аңлап каравылчы полициянең дежур бүлегенә хәбәр итә. Тикшерү-оператив группа машина эчендә утыручыларның наркотиклар кулланып исергән булуларыннан шикләнәләр. Анализлар да егетләрнең наркотиклар кулланганлыгын дәлилли. Шуның өстенә машина бардачогында фольгага төрелгән яшел төстәге матдә табып алалар. Лабораториядә тикшергәннән соң бу матдәнең 2,26 грамм наркотик булуы ачыклана.

    Бу факт буенча Болгарда яшәүче 1987 елгы гражданинга карата Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 228 матдәсе 2 бүлеге ("Наркотик, психотроп матдәләрне,аларның аналогларын законсыз рәвештә алу,саклау, ташу, ясау") буенча җинаять эше кузгатылды. Аңа ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү, 500 мең сумга кадәр штраф яный.

    Ә аның ике иптәшенә карата Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 6.9 маддәсе 1 бүлеге ("Наркотик һәм психотроп матдәләрне табиб билгеләвеннән башка куллану") буенча административ беркетмә төзелде. Моның өчен 4000 нән 5000 сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу каралган.

    Илгиз Җамалиев.

    Фото: http://forum.samp-rw.su/index.php?/topic/302-акция-donate-from-tony-gu…

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: