Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балыкбистәлене алдаркарак 100 мең сумга алдаган

    Соңгы вакытта Татарстанда, шул исәптән безнең районда социаль мошенниклык аеруча киң таралган җинаятьләрнең берсе. Узган ел социаль мошенниклыкның 16 очрагы теркәлгән. Бу 2014 елга караганда 100 процентка артык.

    Соңгы вакытта кәрәзле телефон, Интернет аша алдау очраклары артты. Безнең республика гражданнарын күп очракта Самара, Курган өлкәләреннән, Россиянең башка регионнарыннан шалтыратып алдыйлар. Мондый кәсеп белән гадәттә, төрмәдә утыручылар шөгыльләнә икән. Срокларын тутырып чыгышларына шактый зур суммада акча туплаучылары да бар ди хәтта.

    Балык бистәсендә яшәүче граҗданин "Ч" "Авито" интернет-сайтында снегоход сатылу турында белдерү таба. Күрсәтелгән телефон аша шалтырата. Үзен Алексей дип таныштырган ир-егет 39 яшьтә булуын Казан шәһәрендә яшәвен әйтә. Кыскасы, матур, ышандырырлык итеп сөйләп күптән снегоход алырга хыялланып йөргән "Ч"ның ышанычын яулый. Һәм 20 000 сум күләмендә алдан акча күчерергә күндерә. "Ч" хатынының банк картасыннан бу сумманы Алексей күрсәткән счетка күчерә. "Ч"ның кармакка эләккәнен чамалаган күрәсең, тагын 100 000 сум акча җибәрүне таләп итә. Аны- моны уйламаган "Ч" башта 50 000сум, аннары 30 000 сум акча күчерә. Бәхетенә каршы димме, таләп ителгән сумманың 20 меңен җибәрә алмый. Банкомат акча күчерми. Ә Алексей дигәннәре, тагын шалтыратып 20 000не күчерүне таләп итә. "Ч" исә терминаллар ябык булу сәбәпле акча күчерә алмавын аңлата. Икенче көнне инде Алексейның телефоны дәшми, үзе дә элемтәгә чыкмый.

    Шуннан соң гына ирле-хатынлы "Ч" лар кармакка эләккәннәрен аңлап алалар, полициягә мөрәҗәгать итәләр.

    Кызганычка каршы, оператив-тикшерү чаралары тиешле нәтиҗәләр бирми.

    Реклама

    Балык бистәсендә яшәүче, Казан шәһәрендә каравыл хезмәтендә эшләүче егет тә акча эшләүнең җиңел ысулын тапкан. Ул "Вконтакте" социаль челтәрендә чит кешеләр битләренең (страница) күчермәләрен ясый һәм алар исеменнән бурычка акча күчерүләрен сорый. Яхшы күңелле, юмарт кешеләр танышларына ярдәм итәргә телиләр әлбәттә. Сораган сумманы күрсәтелгән счетка күчерәләр. Ә соңрак аларның танышларының бер нинди акча сорамаганлыклары ачыклана. Бер ел дәвамында кесәсен шактый калынайта "хакер".

    Без бу хәлләр турында гыйбрәт булсын өчен язабыз. Ни хикмәт, кат-кат искәртеп, кисәтеп торуыбызга карамастан, алдаркаракларга үз куллары белән акчаларын бирүчеләр, күчерүчеләр очрап тора шул. Тагын бер кат сак, игътибарлы булырга чакырабыз.Ә инде алдау корбаны булсагыз, я алдарга маташуларын сизенсәгез, кичекмәстән полициягә хәбәр итегез.

    Илгиз Җамалиев.

    Фото: http://compushooter.com/wp-content/uploads/2013/01/stolen.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: