Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе районы авыл җирлекләрендә рефередум үткәреләчәк

    "Россия Федерациясе гражданнарының референдумда катнашу һәм сайлау хокукларының төп гарантияләре турында"гы Федераль Законның 15 маддәсенә, "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы Федераль Законның 22,26 маддәләренә, "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы Татарстан Республикасы Законының 20 маддәсе 1 пунктына, "Җирле референдум үткәрү инициативасы турында" авыл җирлеге Советлары, авыл җирлеге башлыклары каралары нигезендә, авыл җирлеге Уставларына туры китереп, Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районының Анатыш, Балыклы Чүкәй, Биектау, Олы Елга, Бәтке, Олы Кульга, Зур Мәшләк, Олы Солтан, Каз. Чаллы, Корноухово, Күгәрчен, Күки, Котлы Бөкәш, Яңа Арыш, Рус Әшнәге, Урахча, Шомырбаш, Шомбыт, Юлсубино, Трой Урай авыл җирлекләренең вәкаләтле органнары "Авыл җирлеге территориясендә гражданнардан үзара салым җыю һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрү турында" карарлар кабул иттеләр.
    Алар нигезендә, авыл җирлеге территориясендә гражданнардан үзара салым җыю һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдумнар 2015 елның 22 мартында үткәрелә.
    Референдумда куелачак сорау да расланды. Ул түбәндәгечә: "Сез 2015 елда җирле референдумда катнашу хокукы булган, авыл җирлеге территориясендә яшәүче һәр кешедән, очный формада укучы студентлардан тыш---------- сум күләмендә (һәр авыл җирлегендә төрлечә) үзара салым кертергә һәм аны җирле әһәмияттәге эшләрне башкару өчен тотарга ризамы? ӘЙЕ. ЮК,".
    Балык бистәсе муниципаль районы авыл җирлекләрен вәкаләтле органнарының "Авыл җирлеге территориясендә гражданнардан үзара салым җыю һәм файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәрү турында" карарлар белән авыл җирлекләренең махсус мәгълүмат стендларында, яки Татарстан Республикасы Балык бистәсе муниципаль районы авыл җирлекләре рәсми сайтында (http:// ribnaya-sloboda.tatarstan.ru.) танышырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: