Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык бистәсе район эчке эшләр бүлеге бинасында район мәктәпләренең 15 укучысына паспорт тапшыру тантанасы булды

    Паспорт алу - олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу

    Шушы көннәрдә район эчке эшләр бүлеге бинасында район мәктәпләренең 15 укучысына паспорт тапшыру тантанасы булды.

    Паспорт алу кеше тормышында иң дулкынландырган вакыйга. Бу - олы, мөстәкыйль тормышка аяк басу. Шәхесне раслаучы әлеге документ аңа хокуклар бирә, бурычлар һәм җаваплылык өсти. Район миграцион слуҗбасы җитәкчесе Әлфия Әлмөхәммәтова һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Наил Мостафин котлау сүзләрендә шул хакта әйтеп үттеләр. Алар әлеге мөһим документны кануннарны истә тотып кулланырга һәм аңа карата сакчыл булырга киңәш иттеләр. Бу көнне укучылар паспорт белән бергә бүләкләр дә алдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.

    -Мин беренче тапкыр паспорт алдым. Бу мизгелдә күңелем горурлык хисе белән тулды. Чөнки мин үз илемнең тулы хокуклы гражданины булдым,-ди икенче номерлы мәктәпнең җиденче сыйныф укучысы Дамир Әминов.

    Бәйрәм тантанасына ата-аналар да килгән иде. Яшь гражданнарга тырышып укуларын, үрнәк эшләре белән сөендереп торуларын телисе килә.

    Таңсылу Минһаҗева.

    Фото авторныкы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: