Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Балык Бистәсе прокуратурасы балалар мәнфәгате сагында тора

    Котлы Бөкәш авылында яшәүче граҗданин балигъ булмаган бертуганының опекуны буларак, аның мәрхүм әтисеннән калган барлык мирасны үзенә рәсмиләштерә.

    Закон нигезендә Р.,га тиеш булган мирасның икенче өлешен дә үзләштерә опекун. Ә мирас аз түгел: торак йорт, җир участогы, автомобиль һәм банктагы счет. Балигь булмаган баланың хокукларын саклау максатыннан прокуратура судка мираска калган милекнең икедән бер өлешенең аныкы булуын тану турында дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Балык бистәсе район суды прокурорның гаризасын канәгатләндерде.
    Бу уңайдан район прокуратурасы тагын бер кат исегезгә төшерә: балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре беренче чиратта бала мәнфәгатләре турында кайгыртырга бурычлылар. Аларның гамәлләре һичбервакыт балаларның хокуларын бозарга тиеш түгел.
    Рәмилә Шәмсетдинова,
    район прокуроры ярдәмчесе.
    Фото: редакция архивыннан алыныды.
    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: