Балага бурыч иң зур гөнаһ

Балигъ булмаган баланы тәрбияләү, матди яктан тәэмин итү һәр ата-ананың изге бурычы. Бу закон (гаилә кодексының 80 маддәсе, 1 пункты) нигезендә дә каралган. Ни кызганыч, Россиядә ел саен һәр өченче гаилә таркала. Бигрәк тә кече яшьтәге балалары булган ата-аналарның аерылышуы аяныч хәл инде. Алга таба бергә яши алмаган ир белән...
Балигъ булмаган баланы тәрбияләү, матди яктан тәэмин итү һәр ата-ананың изге бурычы. Бу закон (гаилә кодексының 80 маддәсе, 1 пункты) нигезендә дә каралган.
Ни кызганыч, Россиядә ел саен һәр өченче гаилә таркала. Бигрәк тә кече яшьтәге балалары булган ата-аналарның аерылышуы аяныч хәл инде. Алга таба бергә яши алмаган ир белән хатыннан бигрәк балалар кызганыч бу очракта. Өстәвенә кайбер аталар (сирәк булса да аналар) балаларына матди яктан булса да ярдәм итәргә бурычлы булуларын онытып җибәрәләр, теге яки бу сәбәпләр табып алимент түләүдән баш тарталар, качып йөри башлыйлар. Шәригать буенча да бала алдында бурычлы булу иң зур гөнаһларның берсе бит.
Бүгенге көндә Татарстан суд приставларында алимент буенча бурычларны түләтү турында 35 меңгә якын документ исәпләнә. Безнең район приставларында 107 шундый башкарма документ бар. 37 кешенең бурычы кеременнән (хезмәт хакыннан) тотып калына. 61 кеше ирекле рәвештә түлиләр, ә менә 9 кеше алимент түләүдән бөтенләй качып йөри.
Балаларына 300 меңнән алып 800 мең сумга кадәр бурычлары булган аталар да бар бездә. Агымдагы елда аеруча зур бурычлары булган 4 ата-ана суд приставлары район бүлеге тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 157 нче маддәсе, 1 бүлеге буенча җинаять җаваплылыгына тартылдылар. Ә бер ата шартлы рәвештә ярты елга хөкем ителде. Хәзер ул Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче улына алимент түли башлады.
2012 елны 6 гыйнварыннан РФ Җинаятьләр кодексының 157 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Хәзер алимент түләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартып 1 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр.
Уку елы башлангач без алимент түләттерү буенча эшне тагын да активлаштырдык. Приставлар ата-аналарга уку елы башлангач балаларга матди ярдәмнең аеруча кирәк булуын искәртәләр, ата-аналарның хисләрен уятырдай хатлар җибәрәләр. Аеруча зур бурычлары җыелганнарның йортларына, эш урыннарына да барабыз. Мөмкинлекләре булып та түләмәүчеләр аеруча игътибар үзәгендә тотылалар. Сүз белән аңламаганнарны административ һәм җинаять җаваплылыгына да тартырга туры килә.
фото yandex.ru сайтыннан алынган
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8100
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.10600
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12900
-
25 февраль 2021 - 13:38Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат Казан дәүләт аграр университетының студентлар «Тургай» халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиев вафат.46900
-
25 февраль 2021 - 13:17Юл һәлакәтендә һәлак булган Вәнил абый турында туганы: “Районда аны белмәгән кеше юк иде...” Кичә Балык Бистәсендә булган юл фаҗигасе турында хәбәр иткән идек.97300
-
25 февраль 2021 - 11:38Язмыш җиле (Хикәя) Бала тудыру йортының җилпәзә ишеге котны алып чыелдап ябылды16700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!258800
-
25 февраль 2021 - 09:03Балык Бистәсендә көннәр җылытачак Әмма салкын урынына буран, яңгыр һәм җепшек кар килә.16700
-
25 февраль 2021 - 08:54Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Уфаның 3нче балалар тудыру йортында фаҗига булган.52500
-
24 февраль 2021 - 12:05Песи коронавирус йоктырган Латвиядә Covid-19 коронавирус инфекциясе белән мәче зарарлануның беренче очрагы расланган.13200
-
24 февраль 2021 - 12:02Салкында машина кабынмаса нишләргә? Мичкәгә гади спирт салырга киңәш ителә19600
-
26 февраль 2021 - 15:30Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде
-
26 февраль 2021 - 10:11Районыбызга эш сәфәре белән Рөстәм Нигъмәтуллин килде
-
25 февраль 2021 - 09:44Балык Бистәсендә Туган телләр һәм бердәмлеге елына карата багышланган тантана булып узды
-
5 февраль 2021 - 13:09
-
26 февраль 2021 - 15:22Районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде Бүген районыбызга Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.14200
-
26 февраль 2021 - 09:16Балык Бистәсе мәчетендә җыелыш булып узды Шушы көннәрдә район Үзәк мәчетендә мәхәллә имамнары, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә булып узды.16800
-
26 февраль 2021 - 09:08Саулыгыңны сакла - вакцина ясат! Дөнья, ил буенча таралган коронавирус авыруына каршы бердәнбер чараның вакцинация булуын һәркем яхшы белә һәм аңлый.8100
-
26 февраль 2021 - 09:01Мошенниклар банк счетларыннан акча урлауны дәвам итәләр Балык Бистәсе районы территориясендә кәрәзле элемтә һәм Интернет челтәреннән файдаланып, мошенниклык юлы белән банк счетларыннан акча урлау дәвам итә.10600
-
26 февраль 2021 - 08:51Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.12900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика