Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • "Ак Барс"ның элеккеге хоккейчысының дус кызы үлгән

    Чехиянең Литвинов шәһәрендә үз фатирында хоккейчы Якуб Петружалекның дус кызы - Катерина Нетолицканың үле гәүдәсен тапканнар. Полициягә бу хакта кызның абыйсы хәбәр иткән. Бүген Екатеринбургның "Автомобилист" командасы өчен уйнаучы Петружалек узган ел "Ак Барс" составында да чыгыш ясады.

    Катерина Нетолицка - модель. Берничә ел элек "Топ-модель нового тысячелетия" конкурсында җиңү яулаган булган. Хәзер аның ни сәбәпле үлүе тикшерелә. Хоккейчы тиз арада Чехиягә кайтып киткән.

    http://intertat.ru/tt/society-tt/item/38573-ak-barsnyiң-elekkege-hokkeychyisyinyiң-dus-kyizyin-үtergәnnәr.html

    Фото yandex.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: