Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Урманда учак якмагыз

Быел урман янәшәсендә коры үлән януның ике очрагы теркәлде инде. Берсе Балык бистәсе янында Кама ярында, икенчесе Дон-Урайда. Ут белән саксыз эш итү еллар буе үстерелгән урманнарны харап итәргә мөмкин бит. Урманда нинди саклык чаралары күрергә кирәк соң? Бу хакта Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесенең урынбасары Иван Большаков сөйли: -Янгыннар урманны...

Быел урман янәшәсендә коры үлән януның ике очрагы теркәлде инде. Берсе Балык бистәсе янында Кама ярында, икенчесе Дон-Урайда. Ут белән саксыз эш итү еллар буе үстерелгән урманнарны харап итәргә мөмкин бит. Урманда нинди саклык чаралары күрергә кирәк соң? Бу хакта Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесенең урынбасары Иван Большаков сөйли:
-Янгыннар урманны тулысынча яки өлешчә юкка чыгара. Туфракка да, кыргый җәнлекләрнең яшәгән урыннарына да зур зыян килә. Янгын булган мәйданнарда корткычлар үрчи, алар сәламәт участокларга да таралалар. Шуңа да һәркем урманнарга сакчыл карарга бурычлы.
Кызу, коры көннәр тору сәбәпле, урманнарда янгыннар чыгу куркынычы саклана. Урман янгыннары гадәттә кешеләр гаебе белән эш һәм ял вакытында уттан саксыз файдалану аркасында килеп чыгалар. Сүндерелмәгән учак, тәмәке, шырпы, мылтык пыжы янгынга сәбәп булырга мөмкин. Хәтта урман аланнарында ташлап калдырылган шешәләр, пыяла кыйпылчыклары да янгын куркынычы тудыралар. Алар кояш нурларын лупа кебек фокуслыйлар һәм коры үләнне, яфракларны кыздырып ут чыгаралар. Механизаторларга урман буйларында эшләгәндә аеруча сак булырга кирәк. Бензин, дизель ягулыгы, май сеңгән чүпрәкләрне ташлап калдыру, эшләп торган машина, трактор багына ягулык салу, ягулык системасы төзек булмаган техникадан файдалану катгый тыела. Кыр эшләрендә катнашучы һәр техника янгын сүндергечләр белән җиһазландырылган булырга тиеш.
Янгын чыгу ихтималы зур булган жәйге чорда авыл җирлеге башлыкларына, хуҗалык җитәкчеләренә янгын куркынычсызлыгы юнәлешендә өстәмә чаралар күрү зарур. Халык арасында, хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга кирәк. Янгын чыга калса, авыл халкына тиз арада хәбәр салу, янгынны сүндерүгә оештыру системасы эшләнгән булырга тиеш. Авыл читләрендә, урамнарда коры үләнне ягуга юл куярга ярамый. Урманнарга керүне чикләү чараларын күрү зарур. Кисәтүле, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган аншлаглар урнаштыру да зыянга булмас. Янгын сүндерү өчен җайланган техника булдырырга, аны һәрвакыт төзек хәлдә тотарга кирәк.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар дисциплинар, административ, җинаять җаваплылыгына тартылалар. Урман фондын арендалаучылар, эшчәнлекләре урманга бәйле предприятие, оешмалар янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүче барлык чараларны күрергә бурычлылар.
Таңсылу Минһаҗева

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев