Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Тагын бер тапкыр “комендант сәгате” турында

Җәйге каникуллар тәмамланды инде. Әмма кайбер балалар моны сизмәделәр булса кирәк. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә административ хокук бозулар турында беркетмәләр килеп тора. Законнарны үтәр өчен чыгаралар бит инде. "Комендант сәгате " турында барлык укучылар да, ата-аналар да ишеткәннәрдер мөгаен. Бу законны бозсаң, нинди җавап тотасын да...

Җәйге каникуллар тәмамланды инде. Әмма кайбер балалар моны сизмәделәр булса кирәк. Балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә административ хокук бозулар турында беркетмәләр килеп тора.
Законнарны үтәр өчен чыгаралар бит инде. "Комендант сәгате " турында барлык укучылар да, ата-аналар да ишеткәннәрдер мөгаен. Бу законны бозсаң, нинди җавап тотасын да беләләр инде. Моны мәктәптә укытучылар балаларның исләренә төшереп торалар, массакүләм мәгълүмат чараларында да еш язалар, сөйлиләр.Район үзәгендәге ике мәктәп бинасына да зур плакатлар язып элгәннәр. Аларда 1 сентябрьдән башлап уку елы дәвамында балаларга 22.00 сәгатьтән соң өлкәннәрдән башка урамнарда, җәмәгать урыннарында йөрү тыелуы турында кисәтү язылган. Шуңа карамастан бик күпләр бу таләпне үтәмиләр. Закон яңа гамәлгә кертелгән чорда хокук тәртибен бозучылар кисәтеләләр генә иде. Хәзерге вакытта ата-аналарга 100 сумнан алып 500 сумга кадәр штраф салына. Бала икенче кабат тоткарланса 2000 сум чыгарып салырга туры киләчәк. Шулай булгач, балаларыгызның кайда йөрүен контрольдә тоту отышлырак булачак.

фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев