Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Үтә күренмәлелек кирәк

Шушы көннәрдә Балык бистәсе муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә коррупциягә каршы тору чаралары турында доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Р.Җамалиев чыгыш ясады. Аның кыскача эчтәлеген укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

-Бүгенге көндә коррупция безнең илнең сәяси, икътисадый, социаль тормышына тискәре йогынты ясый. Күп кенә гражданнар бу күренеш белән үзләре дә очрашканнардыр, мөгаен. Кызганычка каршы, коррупция бүгенге тормышыбызның барлык өлкәләренә, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык сферасына үтеп керде.
Коррупция демократик җәмгыятьнең нигезләрен җимерә, эшмәкәрлек үсешенә комачаулый. Илнең социаль-икътисадый үсешен тоткарлый.
Хакимиятнең җәмгыятькә ачык булуы коррупциягә каршы мөһим принципларның берсе. Теге яки бу карарлар кабул итү механизмы хәбәрдарлык шартларында булырга тиеш. Россия Федерациясе хөкүмәтенең "Җылылык энергиясе тапшыру буенча хезмәт күрсәтүче коммуналь комплекс оешмалары һәм табигый монополия субъектлары тарафыннан мәгълүматларны ачу стандартларын раслау турында" карары нигезендә оешмалар мәгълүматларны рәсми массакүләм информация чараларында һәм Интернет челтәрендә урнаштырырга бурычлылар.
Балык бистәсе муниципаль район порталында мәгълүматларны ачу стандартлары, 2012 елга тариф компаниясе турында мәгълүматлар, шулай ук "кайнар линия" телефоннары урнаштырылганнар.
"Торак-коммуналь хуҗалык белән идарә итү сферасындагы оешмаларның алыш-биреш каталогы" ЭТИС ресурсы һәм "Торак фонд мониторингы" системасында мәгълүматны ачу буенча эш алып барыла. Барлык коммуналь хезмәт күрсәтү, шулай ук торак биналарны су белән тәэмин итү, канализация, үзәк җылыту системасы челтәрләренә агымдагы ремонт башкарылган эшләр акты нигезендә ЭТИС каталогына кертелә. Идарәче кампания буенча чыгымнар (хезмәткәрләрнең эш хакы, салымнар, элемтә һәм башкалар) шулай ук әлеге каталогка языла. Дәүләт заказы буенча агентство белән чагыштыру актлары төзелә. "Торак фонд мониторингында" идарәче кампания турында тулы мәгълүмат бар. Болар барысы да торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе эшчәнлегенең ачык һәм үтә күренмәле булуына этәргеч бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X