Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Руслан Шакирҗанов: коррупция бөтен Россияне биләп алган афәт

Коррупция теге яки бу дәрәҗәдә барлык илләргә дә хас социаль-икътисадый сәяси күренеш. Кайбер илләрдә ришвәтчелек бөтен хакимият системасын биләп алган. Ә икенчеләрендә аңа каршы уңышлы гына көрәшәләр. Ни кызганыч, Россия коррупция аеруча киң тамыр җәйгән илләр рәтенә керә. Ә безнең район өчен коррупциянең нинди күренешләре хас? Бу сорау белән район...

-Коррупция бөтен Россияне биләп алган афәт. Кайда дәүләт, муниципаль милек, бюджет акчасы бар-шунда коррупциягә, ришвәтчелеккә җирлек туа. Балык бистәсендәге коррупция күренешләре күрше-тирә районнарныкыннан әллә ни аерылмый инде. Бу, беренче чиратта, бюджетта хокук мөнәсәбәтләре, шул исәптән заказлар урнаштыру өлкәсендә. Икенчесе, дәүләт муниципаль милектән файдалану, аерым алганда, җир участокларын бүлеп бирүдә. Сүз уңаеннан, әле шушы көннәрдә генә менә бер авыл җирлеге башлыгына карата суд карары чыгарылды. Ул бу авыл җирлегендә беркайчан да яшәмәгән, анда җир участогына хокукы булмаган кешеләргә хуҗалык китабыннан җир участогына хокуклы булу турында мөһер сугып өземтәләр биргән. Хәзер дүрт җир участогы муниципалитетка кайтарылды, авыл җирлеге башлыгы штрафка тартылды.
Әңгәмәне Илгиз Җамалиев әзерләде.
Бу язманы газетадан укый аласыз.
Фото редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев