Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Россия Эчке Эшләр Министрлыгы Бөтенроссия “Халык участковые” конкурсына старт бирде

Өченче тапкыр үткәрелә торган конкурсның төп максаты-халыкның полиция хезмәткәрләренә карата ышанычын арттыру, абруйларын күтәрү, полиция участок уполномоченныйларының эшчәнлеге турында җәмгыятьтә уңай фикер формалаштыру.

Иң яхшы инспекторны халык Интернет аша тавыш биреп сайлый. Бу иң җаваплы участоктагы полиция хезмәткәрләренең эшен бәяләүдә җәмгыять һәм эчке эшләр органнарының үзара хезмәттәшлегенең бер ачык мисалы булып тора.

Бүгенге көндә безнең район эчке эшләр бүлегендә 13 участок уполномоченные исәпләнә. Алар үзләре җаваплы территорияләрдә тәүлек әйләнәсе халык белән эшлиләр, авыр вакытларда беренче булып ярдәмгә киләләр, көнкүрештәге җинаятьчелекне, алкоголизм, наркоманияне, балалар арасында сукбайлыкны профилактикалау белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә һәр дүртенче җинаять участковый тарафыннан яки аның ярдәме белән ачыла.

Район буенча иң яхшы участок инспекторын сайлау 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе районы буенча бүлеге сайтында (mvdrybnayasloboda.ru) беркетелгән административ участоклар белән полиция участок уполномоченныйларының исемлеге бирелгән. Үзегезгә охшаган участок уполномоченныена тавыш бирү өчен nar.uchastkowyi2014@mail.ru электрон почтасы адресына хат җибәрергә кирәк. Анда участок уполномоченныеның исеме, фамилиясе, атасының исеме һәм кайсы административ участокка хезмәт күрсәтүе язылырга тиеш. Административ участокларның тулырак исемлеген газетабыздан укый аласыз.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев