Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Мөһим мәсьәләләр каралды

Узган атнада хокук тәртибе бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов алып барды. Район халкы арасында алкоголь, тәмәке куллануны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча район программасын тормышка ашыру турында комиссиянең секретаре Н.Хәмидуллина чыгыш ясады. Бу программа норматив-хокукый, оештыру һәм методик чаралар комплексын үз...

Узган атнада хокук тәртибе бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны район башлыгы урынбасары Р.Гыйльманов алып барды. Район халкы арасында алкоголь, тәмәке куллануны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча район программасын тормышка ашыру турында комиссиянең секретаре Н.Хәмидуллина чыгыш ясады. Бу программа норматив-хокукый, оештыру һәм методик чаралар комплексын үз эченә ала. Шул исәптән алкоголь продукциясе һәм тәмәкене ваклап сатуга таләпләр катгыйлана.
Мониторинг ведомствоара отчетны һәм халык арасында тест үткәрү мәгълүматларын анализлау белән тормышка ашырыла. Бу җәһәттән уңай тенденция күзәтелә. Кызганычка каршы, үз сәламәтлекләре турында өлкән буын кешеләре күбрәк кайгырта. Бу программа шулай ук сәламәтләндерү, физкультура һәм агитация программа чараларын оештыруны да үз эченә ала. Укучылар арасында наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучыларны ачыклау буенча медицина караулар уздырыла.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә-экстремистик һәм милләтчел идеологияләрне таратуга каршы тору чаралары турында полиция начальнигы урынбасары А.Ненастьев чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев