Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Җәмәгатьчелек ярдәме сорала

2011 елның 8 октябрендә 19.00 сәгать тирәсендә Корноухово-Балык бистәсе автомобиль юлы буендагы урман посадкасыннан 15 метр ераклыкта, Корноухово ягыннан 9 нчы чакрымда, буып үтерелгән Р.А. Шәмгунованың мәете табылды. 2012 елның 19 апрелендә 16 сәгать 30 минутта Анатыш авылыннан юл уңай машинага утырып Олы Елгага кайтырга чыккан Г.Р.Мөхәммәтгалиева хәбәрсез югала. 21...

2011 елның 8 октябрендә 19.00 сәгать тирәсендә Корноухово-Балык бистәсе автомобиль юлы буендагы урман посадкасыннан 15 метр ераклыкта, Корноухово ягыннан 9 нчы чакрымда, буып үтерелгән Р.А. Шәмгунованың мәете табылды.
2012 елның 19 апрелендә 16 сәгать 30 минутта Анатыш авылыннан юл уңай машинага утырып Олы Елгага кайтырга чыккан Г.Р.Мөхәммәтгалиева хәбәрсез югала. 21 апрель көнне 14 сәгать 30 минутта Масловка-Корноухово автомобиль юлының 3,5 километрлы билгесеннән 620 метр ераклыкта аның көчләп үтерелгән мәете табылды.
Бу фактлар буенча Россия тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Питрәч районара тикшерү бүлеге җинаять эшләре кузгатты һәм алар Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 105 маддәсе буенча бер җинаять эшенә берләштерелделәр.
Бу җинаятьләрне ачу өчен җәмәгатьчелекнең, Балык бистәсе халкының ярдәме таләп ителә.
Хөрмәтле Балык бистәсе халкы, бу җинаятьләрне кылучыларны табарга ярдәм итәрдәй мәгълүматларны хәбәр итүегезне сорыйбыз. Чөнки җинаятьченең Балык бистәсендә яшәүче булуын фаразлардай җирлек бар. Җинаятьчене ачыкларга ярдәм итәрдәй мәгълүмат хәбәр итүченең аноним булып калуы гарантияләнә.
Мәгълүматларны 8(84361)22102, 23940, 2912936 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.
Россия Эчке эшләр министрлыгының
Балык бистәсе районы буенча бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев