Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Коррупциягә каршы чаралар

7 сентябрь көнне район администрациясенең конференцияләр залында Балык бистәсе муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары Р. Гыйльманов алып барды.

Районның авыл хужалыгы предприятиеләренә бирелә торган дәүләт ярдәме средстволарын файдалануны контрольдә тотуны тәэмин итү буенча чаралар турында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Р.Мөхәммәтшин сөйләде. Район башкарма комитетының оештыру бүлеге белгече Г.Галиева муниципаль хезмәткәрләрнең керемнәре турындагы мәгълүматларның дөреслеген һәм аларның вазифаи тәртипләренә булган таләпләрнең үтәлешен тикшерү буенча алып барыла торган эшнең нәтиҗәләре белән таныштырды. Муниципаль норматив хокукый актларның проектларында коррупциоген факторларга урын калдырмау максатыннан коррупциягә каршы экспертизаларның сыйфатына даими мониторинг үткәрергә кирәк. Бу хакта район Советы аппаратының юридик бүлеге начальнигы Ф. Караганова чыгыш ясады. Район үзәк больницасы баш табибы Р.Зарипов дәвалау учреҗдениеләрендә коррупция фактларын кисәтү чаралары турында сөйләде.
Коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе, комиссия секретаре Р. Фәхретдинова урындагы кешеләрнең эшчәнлегендә, гражданнардан һәм юридик затлардан кергән мөрәҗәгатьләрдә коррупцион күренешләр турында мәгълүматлар мониторингына багышланган доклад ясады.
Көн тәртибендә каралган һәр мәсьәлә буенча комиссия тиешле карарлар кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев