Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Хәбәрсез югалган Лилия Елагинаны эзлиләр [ФОТО]

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенә караган 15 номерлы "Танкодром" полиция бүлеге 1983 елгы Елагина Лилия Рәфыйк кызын эзли. Казанда яшәүче ханым 24 октябрь көнендә өенннән киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

Югалган ханым 25-30 яшьлек булып күренә, буе 158-162 см, ябык гәүдәле, чәчләре иң башына кадәр озынлыкта, ачык төстә, күзләре яшел, борын һәм иреннәре уртача.
Югалган хатынның башында уртасында чәчәк беркетелгән аклы-каралы эшләпә булган, өстенә капюшонлы куе кызгылт көрән төсендәге болон пуховик куртка, кара төстәге сапоги, кара чалбар кигән. Лилия Елагина үзе белән кара төстәге "Explay" кесә телефонын һәм паспортын алган.
Югалган хатын-кыз турында берәр мәгълүматка ия булганнардан (843) 298-38-11 һәм 221-47-27 телефон номерлары аша шалтырату сорала, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Фото intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев