Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Бюджет средствларын файдалануда житешсезлекләр бар

Балык бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы 2011 елда районның муниципаль учреждениеләрендә бюджет һәм хуҗалык исәбе средстволарының тиешсез максатларда, нәтиҗәле файдаланмауны ачыклау максатыннан 15 планлы, 1 планнан тыш тикшерү үткәрде. Аерым алганда мәгариф бүлеге, мәгълүмат-методик үзәк, балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, Балык бистәсе гимназиясе, 2 нче мәктәбе, "Кояшкай" балалар бакчасы,...

Балык бистәсе муниципаль районының контроль-хисап палатасы 2011 елда районның муниципаль учреждениеләрендә бюджет һәм хуҗалык исәбе средстволарының тиешсез максатларда, нәтиҗәле файдаланмауны ачыклау максатыннан 15 планлы, 1 планнан тыш тикшерү үткәрде.
Аерым алганда мәгариф бүлеге, мәгълүмат-методик үзәк, балалар иҗат үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, Балык бистәсе гимназиясе, 2 нче мәктәбе, "Кояшкай" балалар бакчасы, Бәтке, Саескан тавы, Полянка, Шумково, Шетнево-Тулуш, Түбән Тегермәнлек, Трой-Урай, Корноухово, Шомырбаш авыл җирлекләре тикшерелде.
Контроль-хисап палатасы бюджет средстволарын файдалануда барлыгы 8584,85 мең сумлык закон бозу фактын ачыклады.
Тикшерү йомгаклары буенча финанс-бюджет палатасына, Балык бистәсе муниципаль районының бюджетын төп бүлүчеләргә һәм бюджет процессында катнашучы башка оешмаларга финанс бозуларны бетерү чаралары күрү, бухгалтерлык исәбен Федераль закон таләпләренә туры китерү өчен күрсәтмәләр җибәрелде. Җирле бюджетка тикшерелгән оешма бюджетларын киметү нәтиҗәсендә 1624,147 мең сум акча кертелде. Ике бухгалтер эшләреннән азат ителделәр.
Ревизияләрнең барлык актлары прокуратурага тапшырылдылар.
2011 елда Контроль-хисап палатасы шәһәр, авыл җирлекләре ревизия комиссияләре белән берлектә барлык җирлекләрдә 2010 ел бюджетын үтәү буенча отчетларны тикшерделәр. Шулай ук район бюджетының отчеты тикшерелде һәм 2012 елга, пландагы 2013-2014 чорга бюджет проектына экспертиза үткәрелде.
Балык бистәсе муниципаль районы контроль-хисап палатасының 2011 елдагы эшчәнлегеннән чыгып түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга мөмкин:
- бюджет учреждениеләрендә закон таләпләрен үтәмәү күзәтелә;
- бюджет средстволарын тиешле максатларда файдаланмау фактлары бар;
- бюджет средстволарын нәтиҗәле файдалану тулы күләмдә тәэмин ителми.
Отчет чорында үткәрелгән тикшерү йомгакларыннан чыгып, Контроль-хисап палатасы башкарма хакимият органнарына муниципаль заказлар урнаштыру һәм башкару, бирелгән средстволарны бүлү, бюджет планлаштыруда перспектив максатчан ысулларны файдалану өлкәсендә бюджет чыгымнарын файдалануның нәтиҗәлелеген арттырырга кирәк дип саный.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X