Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

“Бердәм”нәр бердәмлек күрсәттеләр

Күптән түгел булып узган "Бердәм Россия" Бөтенрәсәй сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге Балык бистәсе җирле бүлегенең ХХ нче конференциясе көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Аны җирле сәяси совет секретаре Илһам Валеев алып барды. Беренче һәм икенче көн тәртибе буенча 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чорда җирле бүлекнең һәм...

Күптән түгел булып узган "Бердәм Россия" Бөтенрәсәй сәяси партиясе Татарстан региональ бүлеге Балык бистәсе җирле бүлегенең ХХ нче конференциясе көн тәртибендә 7 мәсьәлә каралды. Аны җирле сәяси совет секретаре Илһам Валеев алып барды.
Беренче һәм икенче көн тәртибе буенча 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чорда җирле бүлекнең һәм контроль-ревизия комиссиясенең эше турындагы отчет белән "Бердәм Рәсәй" сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма комитет җитәкчесе М.Гаянов һәм комиссия рәисе урынбасары Р.Сәлахов нотык тоттылар. (Ред. М.Гаяновның кыскача чыгышы түбәндә укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим ителә).
Конференция делегатлары "Бердәм Рәсәй" партиясенең җирле бүлегенең секретарен, политсовет һәм контроль-ревизия комиссиясе әгъзаларын яңа составта сайладылар. Бүлекнең секретаре итеп альтернатив нигездә яшерен тавыш бирү юлы белән бердәм хуплауда Илһам Валеев сайланды. Татарстан региональ бүлеге конференциясенә делегатлар юллау буенча да бердәм карар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев