Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Аяныч юл, ачы язмыш...

Күптән түгел генә Татарстан Югары Суды районыбызда туып үскән Айрат Шәриповның (исем, фамилиясе үзгәртелеп бирелә) аппеляция жалобасына кагылышлы материалны карады һәм аны 10 ел да 6 айга каты режимлы төзәтү колониясенә ирегеннән мәхрүм итү турындагы район суды карарын көчендә калдырылды. Ун ел ярым, каты режимлы колония!? Айратны менә шундый аянычлы,...

Күптән түгел генә Татарстан Югары Суды районыбызда туып үскән Айрат Шәриповның (исем, фамилиясе үзгәртелеп бирелә) аппеляция жалобасына кагылышлы материалны карады һәм аны 10 ел да 6 айга каты режимлы төзәтү колониясенә ирегеннән мәхрүм итү турындагы район суды карарын көчендә калдырылды. Ун ел ярым, каты режимлы колония!? Айратны менә шундый аянычлы, ачы язмыш көтә. Моңа аны нинди гамәлләре китереп җиткергән соң? Аның үткән гомер юлы хакында энәсеннән җебенә кадәр тәфсилләп сөйләү үзмаксат түгелдер бу очракта. Шаһитлар күрсәтмәсеннән мәгълүм булганча, начар характерланмый ул. Гаиләсе, яшь балалары бар, әти-әнисенә булышып яшәгән. Әмма, соңгы еллардагы тискәре мохит, кара бизнес үз упкынына тиз бөтереп алган Айратны. Наркотик куллана башлау нәтиҗәсе-ул 2012 елдан врач-нарколог учетында тора башлый. Аннан бу бәйлелек аны наркотик средстволарга, аларны сатучыларга якынайта. Ул үзенең ычкына алмаслык ятьмәгә эләгүен абайламый да кала булса кирәк: наркотик матдәләр куллану белән бергә сату шөгыленә дә алына. Монысы белән авыр һәм аеруча авыр җинаять юлына баса. Органнар тарафыннан контрольгә алынган чираттагы махсус заказлы "клиент"ның визиты Айрат өчен инде соңгысы була. Тамгалы акчалар, аннан ул "клиент"ына сатып җибәргән героин да аның закон каршында җинаять кылганлыгын исбатлаучы дәлил чыганагы булып торалар. Моннан тыш, оператив эзләнү группасы хезмәткәрләре район үзәгендәге әти-әнисе яшәгән йорттан 22 граммга якын яшерелгән героин табып алалар. Менә шулай итеп бу җинаять тарихына нокта куела, җинаятьче катгый җәзасын ала, бәхеткә каршы дип әйтергә кирәк-күпме доза наркотик фаҗигале җаннарга барып җитми кала.
(Тулырак газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев