Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

“Автобус” операциясе

Автобуслар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре һәрвакыт корбаннарның, тән җәрәхәтләре алучыларның күп булуы белән аерылып торалар. Шуңа да ЮХИДИ инспекторлары җәмәгать транспортын аерым игътибар үзәгендә тоталар. Агымдагы елда республикада автобус шоферлары гаебе белән 69 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 1 кеше һәлак булды, 83 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. 20 августтан 20...

Автобуслар катнашындагы юл-транспорт фаҗигаләре һәрвакыт корбаннарның, тән җәрәхәтләре алучыларның күп булуы белән аерылып торалар. Шуңа да ЮХИДИ инспекторлары җәмәгать транспортын аерым игътибар үзәгендә тоталар.
Агымдагы елда республикада автобус шоферлары гаебе белән 69 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 1 кеше һәлак булды, 83 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар.
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында "Автобус" оператив-профилактик операциясе игълан ителде. Ул РФ Президентының " Пассажирлар йөртү өчен файдаланыла торган транспорт чараларына тикшерү үткәрү турында"гы күрсәтмәсен үтәү, пассажир транспортындагы аварияләрне кисәтү максатыннан үткәрелә.
Бу чорда район территориясендә, шәһәрара маршрутларда, шулай ук заказ белән пассажирлар йөртүче автобуслар ныклы контрольгә алыналар. Автобусларның, бигрәк тә 10 елдан артык файдаланыла торганнарының техник торышы тикшереләчәк. Автобус шоферларының юл йөрү, пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклауга зур игътибар биреләчәк. Мәктәп автобусларын файдалану һәм саклау шартлары да күз уңында булачак.
Операция барышында автобус шоферларының да игътибарлы, ихтирамлы булуларын сорыйбыз. Алар бервакытта да өсләрендә зур җаваплылык- дистәләгән кеше гомере булуын онытмасыннар иде.
Фото yandex.ru сайтыннан алынган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев