Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Җаваплылык катгыйланды

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан территориясендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Шул уңайдан янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды, штрафлар күләме арттырылды. Гражданнар өчен ул 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә 15 меңнән 30 мең...

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Татарстан территориясендә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде.
Шул уңайдан янгынга каршы махсус режим чорында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык катгыйланды, штрафлар күләме арттырылды. Гражданнар өчен ул 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән алып 500 мең сумга кадәр. Ә режимнан тыш вакытта гражданнарга 1 меңнән 1500 сумга, урындагы кешеләргә 6 мең сумнан 15 мең сумга, юридик затларга 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Әгәр янгын зур зыян салса, фаҗигаләргә китерсә, гражданнар һәм урындагы кешеләр җинаять җаваплылыгына да тартылырга мөмкин.
Җаваплылыкның катгыйлануы язгы-җәйге чорда утның табигатьтә бик тиз таралуына бәйле. Җавапсызлык күрсәтеп коры үләнгә ут төртүчеләр, урманнарда учак кабызучылар зур куркыныч тудыралар. Нәтиҗәдә, ут коры үләннән йортларга, корылмаларга күчәргә мөмкин. Ел саен шундый янгыннардан нигездә шәхси секторга миллионнарча сум зыян китерелә. Мәсәлән, 2010 елның язында Олы Кульга авылында шәхси хуҗалык территориясендә коры үлән ягудан 4 хуҗалык тулысынча янып бетте.
Балык бистәсе муниципаль районының дәүләт янгын күзәтчелеге гражданнарны бу чорда аеруча сак булырга чакырып мөрәҗәгать итә. Йорт территорияләрен, бигрәк тә агач корылмалар булган урыннарны чүп-чардан, коры үләннән, яфраклардан арындырыгыз. Бина һәм корылмалардан 50 метр якынлыкта учак ягу, чүп-чар яндыру катгый рәвештә тыела. Учакларны караучысыз калдырмагыз. Аның очкыны кием-салымга яки якын тирәдәге биналарга эләгергә мөмкин. Чүп-чарны бар тик махсус контейнерларга ташлагыз. Шулай ук авыл җирлеге башлыкларына чүп-чарны вакытында чыгаруны оештырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев