Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Үсмергә аракы сату–җинаять

20-30 ноябрьдә Балык бистәсе муниципаль район территориясендә балигъ булмаган үсмерләргә сәүдә нокталарында алкогольле эчемлекләр сату, аларны куллануга этәргеч ясауга бәйле административ хокук тәртибе бозуларны, җинаятьләрне ачыклау, кисәтү максатыннан чаралар үткәрелә. Бу очраклы гына акция түгел. Чөнки соңгы вакытта сәүдә нокталарында үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату очраклары еш кабатлана.

Үсмерләр сәламәтлеге бәрабәренә баерга омтылган сәүдәгәрләрнең исләренә төшерәбез. Балигъ булмаган үсмерләргә спиртлы эчемлекләр саткан өчен РФ административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе 2.1 бүлеге буенча урындагы кешеләргә 4 меңнән 5 мең сумга кадәр, юридик затларга 40 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Шул ук вакытта ике очракта да этил спирты һәм спиртлы продукция конфискацияләнә. Агымдагы елда бу маддә буенча 3 кибетче административ җаваплылыкка тартылдылар. РФ административ хокук бозулар кодексының 6.1 маддәсе ("Балигъ булмаганнарны пиво яки аның нигезендә әзерләнгән эчемлекләр, спиртлы эчемлекләр, башка исерткеч маддәләр куллануга тарту") буенча 4 кеше административ җавап тотты.
Әгәр балигъ булмаганнарга алкогольле продукция сату очраклары берничә тапкыр кабатланса, урындагы һәм юридик затлар РФ җинаятьләр кодексының 151.1 маддәсе нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылырга да мөмкиннәр.
Сәүдә нокталарында балигъ булмаган үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату яки аерым кешеләрнең законсыз рәвештә алкогольле эчемлекләр сату фактларына тап булсагыз, бу хакта мәгълүматыгыз булса, Россия эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе бүлегенә 2-21-02; 02 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев