Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Республикабызның төп законы

Күптән түгел генә районыбыз мәктәпләрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә парламент дәресләре үтте. 2 нче мәктәптә узган бу чарада дәрәҗәле кунаклар катнаштылар. Алар арасында муниципаль район башлыгы Илһам Валеев һәм якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты, бу югары постка инде дүртенче мәртәбә сайланучы Илсур Сафиуллин...

Күптән түгел генә районыбыз мәктәпләрендә Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулу уңаеннан районыбыз мәктәпләрендә парламент дәресләре үтте. 2 нче мәктәптә узган бу чарада дәрәҗәле кунаклар катнаштылар.

Алар арасында муниципаль район башлыгы Илһам Валеев һәм якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты, бу югары постка инде дүртенче мәртәбә сайланучы Илсур Сафиуллин да бар иде.

-Сезнең мәктәбегезгә быел 20 ел тула. Ул Татарстан Конституциясе белән бер яшьтә,-дип башлады сәламләү чыгышын Илһам Валеев. -Бик матур күренеш. Сезнең мәктәбегез районда иң яхшылардан. Бик күп уку йортлары аңа тиңләшә ала. Районыбызда балалар өчен хәзер яхшы уку, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар бар. Әмма яшьләребез законны тыңлаучан гражданнар булып тәрбияләнергә, әхлак һәм мораль сыйфатларга ия булырга, әлбәттә инде, законнарны яхшы белергә тиешләр. Парламент дәресенең файдалы, кызыклы үтүен телим.

Шуннан соң мәктәп укучылары республикабыз Конституциясе турында сөйләделәр. Аның дөньяга килгән моментын гәүдәләндергән киноролик карадылар. Шулай ук ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның парламент дәресендә катнашучыларга видео мөрәҗәгатен тыңладылар. Укучылар белән Дәүләт Советы депутаты Илсур Сафиуллинның әңгәмәсе бик кызыклы үтте. Ул үзенең мәктәп елларын, соңгы елларда тормышның үзгәрүе һәм бүгенге заман яшьләренә ныклап торып киң кырлы белем алырга кирәклеген искәртте. Тормышта уңышларга ирешим дисәң, илебез һәм республикабыз законнарын белергә һәм төгәл үтәргә кирәк. Депутатның төп фикере шундый иде. Укучылар бик күп сорауларына җавап ишеттеләр, кунак та аларга үз сорауларын бирде.

Парламент сәгатенә район мәгариф бүлеге башлыгы Илсур Садыйков йомгак ясады.

-Заман белән бер адымда булырга кирәк, -дип башлады ул сүзен. -Бүгенге тормыш бик тиз үзгәрә, законнар да шулай. Бары тик законнарны яхшы белү, үз хокукларыңны һәм вазыйфаларыңны төгәл башкару киләчәккә уңышларны гарантияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев