Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Кичә “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “ Без– наркотикларсыз тормыш өчен” исеме астында уен-конкурс үткәрелде [ФОТО]

Наркотикларга каршы айлык кысаларында узган бу чарада Балык бистәсенең икенче мәктәбе һәм гимназянең 8 сыйныф укучылары ярыштылар.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы урынбасары Наталья Хәмидуллина конкурсны популяр " Йөзгә-бер" ("Сто к одному") телевизион уенга охшатып, бик мавыктыргыч итеп оештырган.

Командалар алдына "Нәрсә ул- наркотик?", "Кеше тормышта нәрсәгә омтыла?", "Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?" кебек сораулар куелды. Укучыларның җавапларына караганда алар наркотикның нинди афәт булуын, мизгеллек "рәхәтнең" озак елларга сузылган михнәт, газапка әверелүен бик яхшы аңлыйлар. Тормышта ничек, нәрсәгә омтылырга кирәклеген дә беләләр. "Сәламләү"ләрендә дә, "Йорт эшләр"ен күрсәткәндә дә наркотикларның зыяны турында бик тәсирле итеп сөйләделәр. Һәрхәлдә бу укучылар бер вакытта да, ялгыш кына да спайслы челем суырмаслар, шприцлы наркотикка үрелмәсләр, әлбәттә. Ул гына да түгел, яшьтәшләрен, кечерәк эне-сеңелләрен дә бу афәткә якын җибәрмәсләр дип ышанасы килә.

Наркоманияне профилактикалау буенча район комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Гыйльманов җитәкчелегендәге җюри да укучыларның активлыгын, проблеманы тирәнтен аңлауларын билгеләп үттеләр. Киләчәктә мондый чараларны тагын да киңрәк аудиториядә, мөмкин кадәр күбрәк укучыларны җыеп уздырыга киңәш иттеләр.

Уен-конкурста Балык бистәсе икенче мәктәбе командасы җиңү яулады. Хәер, бу чарада катнашкан һәр укучы җиңүче инде. Яман гадәтләргә бирешми, алларына олы максатлар куеп, тормыштан ямь табып яши белә торган киләчәгебез алар.

Илгиз Җамалиев.

Фото авторныкы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X