Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Законны бозарга ярамый

Балаларны кече яшьтән үк урам йогынтысыннан саклап, әдәпле, тәртипле итеп тәрбияләү буенча хөкүмәтебез дә нәтиҗәле эшләр башкара. Белгәнебезчә, 2010 елның 5 ноябрендә "ТР да балаларны физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешен тәэмин итеп аларның сәламәтлекләренә зыян салуны кисәтү буенча чаралар турында"гы 71 санлы законы үз көченә керде. Аның нигезендә...

Балаларны кече яшьтән үк урам йогынтысыннан саклап, әдәпле, тәртипле итеп тәрбияләү буенча хөкүмәтебез дә нәтиҗәле эшләр башкара.
Белгәнебезчә, 2010 елның 5 ноябрендә "ТР да балаларны физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешен тәэмин итеп аларның сәламәтлекләренә зыян салуны кисәтү буенча чаралар турында"гы 71 санлы законы үз көченә керде. Аның нигезендә балигъ булмаган балаларга (18 яше тулганчы) төнге вакытта 1 сентябрьдән 31 майга кадәр 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр, ә 1 июньнән 31 августка кадәр 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр әти-әниләрсез урамнарда йөрү тыела. Моннан тыш балигъ булмаганнарга тәүлекнең кайсы вакытына карамастан, аерым урыннарда өлкәннәр өчен билгеләнгән объектларда сыра һәм алкогольле эчемлекләр сатылган җирләрдә булу да рөхсәт ителми. Әлеге закон таләпләре үтәлмәгән очракта административ җаваплылык балаларның әти-әниләре җилкәсенә төшә. Аларга кисәтү бирелергә яисә 500 сумнан алып 2000 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Җаваплы хезмәткәрләргә ул 3000 сумнан 5000 сумга кадәр, ә юридик затларга 15000 сумнан 20000 сумга кадәр. Ел әйләнәсендә шушындый ук тәртип бозулар кабатланган очракта штраф суммалары бердәнбер арта. Быел төнге вакытта җәмәгать урыннарында йөргән өчен 27 ата-ана административ җаваплылыкка тартылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев