Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

ЮХИДИ тагын яңалыклар кертергә исәпли

Юл хәрәкәте иминлиге дәүләт инспекциясе 2015 елдан яңа кагыйдәләр кертмәкче була. Үзгәрешләр беренче чиратта машина йөртү таныклыгы алучыларга кагыла.

Беренче эш итеп, проект авторлары машина йөртү таныклыгы, ягъни права алу өчен түләнә торган пошлинасын 6500 сумга кадәр күтәрмәкче була. Имтиханнарны бирә алмаган очракта, һәр кабат тапшыру түләүле булачак. Беренче тапкыр тапшырганда, имтиханның теоретик өлеше өчен - 1000 сум, практик өлеше өчен 3500 сум (мәйдан әйләнү - 1500 сум, шәһәргә чыгу - 2000 сум) түләргә туры киләчәк, кабат тапшырганда да шул ук бәя калыр дип көтелә. Пластик машина йөртүче таныклыгын ясау бәясе дә артачак дип белдерәләр, анысы ике мең сум дип фаразлана.

Закон проектын эшләүчеләр белдерүенчә, правага имтиханын тапшыра алмаучылар ничәшәр кат кире килә. 2013 елда имтихан биреп карарга омтылучылар саны 2,2 миллион кеше генә. Кабат тапшыручылар хисабына бюджетка хәйран акча керер иде, ди проектны язучылар.

("Шәһри Казан"нан алынды).

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев