Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

“Яшел елан” чакмасын

Мартның 20 сеннән 30 ына кадәр район территориясендә балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сатуга, аларны исерткечләр куллануга тартуга бәйле административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән максатчан чаралар үткәрелә. -Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен гражданнарга 30 меңнән 50 меңгә, урындагы кешеләргә 100 меңнән 200 меңгә, юридик затларга 300 меңнән...

Мартның 20 сеннән 30 ына кадәр район территориясендә балигъ булмаган балаларга алкогольле эчемлекләр сатуга, аларны исерткечләр куллануга тартуга бәйле административ хокук бозуларны ачыклау һәм кисәтүгә юнәлдерелгән максатчан чаралар үткәрелә.
-Балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен гражданнарга 30 меңнән 50 меңгә, урындагы кешеләргә 100 меңнән 200 меңгә, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Шул ук вакытта этил спирты, спиртлы продукция конфискацияләнә. Ә балаларны сыра, спиртлы эчемлекләр, "кәефләндерүче" башка матдәләр куллануга этәрү 1500 дән 3000 сум штраф белән бәяләнә. Балигъ булмаганнарга алкоголь продукциясе сатуны кабатласалар урындагы һәм юридик затлар җинаять җаваплылыгына тартылалар. Законсыз рәвештә аракы сатып кесә калынайтырга теләүчеләр бу хакта да онытмасыннар иде,-ди район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эше буенча өлкән инспекторы Марина Новикова.
Сәүдә нокталарында балигъ булмаган үсмерләргә спиртлы эчемлекләр сату яки законсыз рәвештә кулдан аракы белән сәүдә итү фактларына тап булсагыз, Балык бистәсе Эчке эшләр бүлегенә 2-21-02; 02 телефоннары аша хәбәр итүегезне сорыйбыз.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев