Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Яшь хатын һәм акча хикмәте...

Картлык шатлык түгел инде. Хатын-кыз кайгыртучанлыгы, игътибары җитенкерәмәсә бигрәк тә. Район үзәгендә яшәүче 80 яшьлек карт та ялгызлыктан туепмы, хуҗалыкта ярдәмче булыр дипме, 45 яшьлек бер хатынны үз янына еш чакыра. Бу хатын исә салгаларга яратуы өстенә, берничә мәртәбә суд каршына да баскан була. Дөрес икесендә дә эш җәмгыятьтән изоляцияләүгә...

Картлык шатлык түгел инде. Хатын-кыз кайгыртучанлыгы, игътибары җитенкерәмәсә бигрәк тә. Район үзәгендә яшәүче 80 яшьлек карт та ялгызлыктан туепмы, хуҗалыкта ярдәмче булыр дипме, 45 яшьлек бер хатынны үз янына еш чакыра. Бу хатын исә салгаларга яратуы өстенә, берничә мәртәбә суд каршына да баскан була. Дөрес икесендә дә эш җәмгыятьтән изоляцияләүгә үк барып җитми. Кыскасы, репутациясе ташка үлчим инде.
Алия (исеме үзгәртелде) карт янына еш килгәләп йөри. Аның төрле йомышларын үти. Кибеткә бара, тавыкларын ашата.Ә кайвакыт бергәләп кәеф-сафа корып, салгалап та утыргалыйлар. Хуҗа хатынга килгән саен 50 сум акча түли. Эшсез, салгаларга яратучы хатын өчен бу бик аз була әлбәттә. Шуңа да ышанучан картның акчасын аз-азлап чәлдергәли дә. Карт аның бу яман гадәте барлыгын сизенә дә булса кирәк. Югыйсә, җыйган акчасын чормага яшереп куймас иде. Әмма куып җибәрергә җөрьәт итми. Яшь хатын нәрсәсе белән дә булса, охшый инде картка. Сакал агарса, кабыргага шайтан төртә башлый ди бит.
Кыш аеның бер кичендә, хуҗа белән хәйран гына салып утыргач, Алия сарайга тавыкларга җим бирергә чыгып китә. Очраклы гына чормага күз салса, такталар арасында кызыл чүпрәк очын күреп ала. Тартып чыгарса ни күрсен, чүпрәккә 6 мең сум акча төреп куелган. Барысын да алырга йөрәге җитми Алиянең. 1 мең сумын гына ала. Калганнарын урынына куя. Шатлыгыннан карт янында кунарга ук кала. Тик менә төн буе күзенә йокы керми. Карт йокы бирмәгәннән түгел, намусы да борчымый. Акча күңелен тырный аның. Әгәр тычканнар ашап бетерсә? Иртән карт уянганчы, хатын калган акчаларны ала да чыгып шыла. Шул көннән башлап карт янына аягын да атламый.
Хуҗа бер атнага якын чормага күз салмый. Ә менсә башта гаҗәпләнә, аннары елап ук җибәрә. Бераз тынычлангач хокук саклау органнарына гариза яза инде. Шуннан соң карт белән хатын арасындагы дуслык та бетә.
Судта Алия пенсионерга урлаган акчаларын кире кайтарып бирергә вәгъдә бирә бирүен. Ул бу сүзендә торса да вәгъдәсен ике ел ярымнан соң гына үти алачак. Шул кадәр вакытын колония дә үткәрәчәк ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X