Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Янгында тагын бер сабыйның гомере өзелә

Рәсми чыганаклардан мәгълум булганча, Бөгелмә районының бер авылында өч яшьлек сабый янгын чыгу сәбәпле үлә.

Әни кеше баласын үзен генә калдырып, күршеләренә мәрхүмне искә алу мәҗлесенә кереп киткән була. Шул чакта квартирада янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килгәнче ярдәмгә ташланган ир-ат баланы юындыру бүлмәсеннән табып урамга алып чыга. Әмма, медицина хезмәткәрләре сабыйның гомерен саклап кала алмыйлар. Бу фаҗига буенча җинаять эше кузгатыла, битараф әни кешене ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный. Игьтибарлы булыйк, җәмәгать! Кеше гомере бер генә бирелә, ул кабатланмый!

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев