Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Утыз меңгә төшкән сыра

«Балалар алкоголизмы", "эчкече бала" кебек сүзләр белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый инде хәзер. Кулларына сыра шешәсе, сигарет тоткан үсмерләр компаниясе дә гадәти күренешкә әверелеп бара. Үсмер һәрвакыт үзе өчен абруйлы булган яшьтәшләренә охшарга тырыша. Эчә, тарта торган "авторитетлы"ларга ияреп күп кенә үсмерләр дә хәмерле стаканга үреләләр. Өлкәнрәк булып күренү өчен...

«Балалар алкоголизмы", "эчкече бала" кебек сүзләр белән берәүне дә гаҗәпләндереп булмый инде хәзер. Кулларына сыра шешәсе, сигарет тоткан үсмерләр компаниясе дә гадәти күренешкә әверелеп бара.
Үсмер һәрвакыт үзе өчен абруйлы булган яшьтәшләренә охшарга тырыша. Эчә, тарта торган "авторитетлы"ларга ияреп күп кенә үсмерләр дә хәмерле стаканга үреләләр. Өлкәнрәк булып күренү өчен дә тәмәке тарталар, эчәләр.
Балык бистәсендә патрульлек иткәндә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, балалар иҗат мәктәбе янәшәсендә, кулларына сыра шешәсе тоткан балигъ булмаган кызларга тап булалар. Кызларның сыраны кибеттән алганы ачыклана. Кибетче балигъ булмаган кызларга сыра сатканы өчен Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 14.16 маддәсе 2.1 бүлеге нигезендә 30.000 сум штрафка тартылды. Сатучы исә мировой судьяның карары белән килешмичә, Балык бистәсе район судына дәгъва белдерә. Кибетченең ул кызга беренче карашка 25 яшь бирергә мөмкин дип раславы нигезсез. Алкогольле эчемлек сатып алырга теләүченең яше шик уятса, кибетче аннан шәхесен раслаучы документ таләп итәргә хаклы.
Бу административ эшне җентекләп тикшергәннән соң, Балык бистәсе район суды мировой судьяның карарын үзгәрешсез калдырды, кибетченең шикаятен канәгатьләндермәде.
Барлык сәүдә хезмәткәрләре алкогольле эчемлекләр сатканда игътибарлырак, җаваплырак булсыннар иде.
Эльмира Шәрипова,
суд утырышлары сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев