Ут телләре бик яман
Бүген, көндезге сәгатьләрдә район үзәгендә янгын чыгып, ике фатирлы йорт янды.
Ике гаилә йорт-җирсез калды. Моннан тыш ут телләре янәшәдәге каралты-кураларга да күчте. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Утның котылгысыз афәтләргә, фаҗигәләргә илтүен онытмасак иде. Сак булыйк, үзебезне дә, якыннарыбызны да әлеге бәла-казадан саклыйк!
фото yandex.ru алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев