Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Ут көлгә әйләндерә, әгәр дә...

Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән-әле кабатланып тора. Аларның сәбәпләре, куркынычсызлык кагыйдәләре турында янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Альмир Шәфигуллинны тыңлап карыйк: -Агымдагы елда безнең районда 13 янгын чыкты. Ут өч йортны, берничә каралты-кураны күмер, көлгә әйләндерде. Ут белән саксыз эш...

Халык арасында янгын куркынычсызлыгын пропагандалау, кешеләрнең һәлак булуын кисәтү буенча чаралар күрелсә дә, районда янгыннар әледән-әле кабатланып тора. Аларның сәбәпләре, куркынычсызлык кагыйдәләре турында янгын күзәтчелеге дәүләт инспекторы Альмир Шәфигуллинны тыңлап карыйк:
-Агымдагы елда безнең районда 13 янгын чыкты. Ут өч йортны, берничә каралты-кураны күмер, көлгә әйләндерде.
Ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларыннан, көнкүреш электр приборларыннан файдалану, урнаштыру кагыйдәләрен бозу, төзек булмаган мичләр ягу-янгыннар чыгуга төп сәбәпләр булып торалар.
Торак секторда мичләрне салу, эксплуатацияләүдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгыннар чыгу очраклары артты. Кызганычка каршы, кайбер йорт хуҗалары бу таләпләргә бармак аша карыйлар.Бу сәбәптән өч янгын чыкты. Төзексез мичләрдән файдаланмагыз, янган мичләрне караучысыз калдырмагыз.Шулай ук коры үләнне һәм чүп-чарны ягу тыела.
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Бәла-казага юл куймас өчен балаларны күзәтүсез калдырмагыз, шырпы, зажигалкаларны балалар алмаслык урыннарда саклагыз. Алар белән янгын куркынычсызлыгына багышланган әңгәмәләр үткәрегез.
Электр җиһазларын монтажлау, эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу янгыннарга илтүче төп сәбәпләрнең тагын берсе.
Электр җылыткычларын, җиһазларын, утюгларны, телевизорны озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый. Розеткага бер юлы берничә прибор тоташтырып электр челтәренә артык көчәнеш ясау да янгыннарга сәбәп булырга мөмкин. Торак йортларда, фатирларда электр исәпләгечләргә калибрсыз саклагычлар (жучок) кую, төзек булмаган приборлардан файдалану тыела.
Шуны онытмагыз: йортыгызның иминлеге сезнең кулларда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү генә йортыгызны, мал-мөлкәтегезне янгыннардан сакларга мөмкинлек бирәчәк.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X