Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Урман шаулап үсә, кемдер урлап кисә...

Үзе утырган ботакны кисү белән тәңгәл гамәле бу аның. "Камский" урманчылыгының элеккеге урманчысы Альбар Хаҗиев (исеме, фамилиясе үзгәртелде) мөмкинлегеннән файдаланып җинаять юлына басканлыгын үзе дә тоемламый кала. Акчаның комарлы тәэсире күзен, аңын томалый булса кирәк, ул законсыз эшләре белән урман хуҗалыгына 1 миллион сумнан артык зыян сала. Ә җинаятьнең асылы...

Үзе утырган ботакны кисү белән тәңгәл гамәле бу аның. "Камский" урманчылыгының элеккеге урманчысы Альбар Хаҗиев (исеме, фамилиясе үзгәртелде) мөмкинлегеннән файдаланып җинаять юлына басканлыгын үзе дә тоемламый кала. Акчаның комарлы тәэсире күзен, аңын томалый булса кирәк, ул законсыз эшләре белән урман хуҗалыгына 1 миллион сумнан артык зыян сала. Ә җинаятьнең асылы түбәндәгедән гыйбарәт.
Моннан берничә ел элек районыбызның бер эшмәкәре урман кисү буенча тендер ота. Килешенү һәм таләп, кагыйдәләр нигезендә ул сайлап алу кисүе башкарырга тиеш була. Тик аңа Альбар башка кыек юлдан китәргә "ярәм итә". Урманчы клеймәне күзен йомып сау-сәламәт агачларга, киселергә тиеш булмаганнарына төшерә. Эшмәкәргә бәхет тубыктан дигәндәй, кисү эшләре җайлы китә. Хәзер инде серне ачарга да ярыйдыр, эшмәкәр дигәнебез Альбарның әтисе булып чыга. Бергә яшәгән әтигә ничек инде булышмаска ди?! Монда әллә ни баш ватасы юк-тапкан мал бер казнага бит. Үз чиратында "урманчы ул" Казанда үз мөлкәтле һәм берничә җиңел транспортлы булырга өлгерә. Тик әлеге гамәлләренең, кызганыч, азагы гына аяныч тәмамлана. Район суды Альбар Хаҗиевны гаепле дип таный һәм шартлы рәвештә 2 елда 6 айга ирегеннән мәхрүм итү, 2 ел дәвамында урман хуҗалыгында шөгыльләнү, эшләүне чикләү турында хөкем карары чыгарды. Моның өстәвенә ул әле урман хуҗалыгына китергән материаль зыянны да кире кайтарырга тиеш булачак.
Урманчы урманны саклап, кадерләр, башкалардан да шуны таләп итәр урында, "Урман шаулап үсә, лесник сатып эчә" такмагындагыча, чаманы югалта. Югыйсә, урманда да һәр агач исәптә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев