Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

«Тыныч юл–иң яхшысы»

Соңгы вакытлардагы Украинада барган сәяси чуалышлар дөнья халкын пошаманга салды. Бернинди кешелек, әхлак халыкларына сыймаслык куркыныч вәзгыяти гамәлләрнең ни белән тәмамланганын әле анык кына билгеләү дә мөмкин түгел. Бу илдә барган кораллы бәрелешләр, кешеләрнең үлеме, хәрби каршылыкларның көчәя баруы илләр арасындагы тынычлык атмосферасын бозмасмы, көтелмәгән кан коюларга китермәсме? Күргәнебезчә, Рәсәйнең...

Соңгы вакытлардагы Украинада барган сәяси чуалышлар дөнья халкын пошаманга салды. Бернинди кешелек, әхлак халыкларына сыймаслык куркыныч вәзгыяти гамәлләрнең ни белән тәмамланганын әле анык кына билгеләү дә мөмкин түгел. Бу илдә барган кораллы бәрелешләр, кешеләрнең үлеме, хәрби каршылыкларның көчәя баруы илләр арасындагы тынычлык атмосферасын бозмасмы, көтелмәгән кан коюларга китермәсме? Күргәнебезчә, Рәсәйнең илбашы Владимир Путин, миллионлаган халкы бу көннәрдә үз сүзен әйтергә өлгерде инде. Шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Кырым татарларына рус халкы белән тыныч һәм килешеп яшәргә өндәгән мөрәҗәгать белән чыкты.
"Кырым Автономияле Республикасының бөтен халкын-украинлылар, руслар, Кырым татарларын милләтара һәм конфессияара татулык һәм тынычлыкны сакларга, низагны хәл итүдә радикаль ысуллар кулланудан катгый баш тартырга өндибез,-диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
Әйе, әлеге сәяси проблема-түгәрәк өстәл артында хәл ителсә, иң хак юл шул булыр иде, сүз дә юк. Бу җәһәттән кайбер райондашларыбызның фикеренә дә колак салыйк:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев