Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Законлылык һәм хокукый тәрбия

Тыныч тормышта яшәү өчен без һәрвакыт уяу, сак һәм әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булырга тиеш

Район башлыгы урынбасары Рашат Хәбибуллин җитәкчелегендә авыл җирлеге башлыклары, район җитәкчеләре катнашында терроризм-экстремизм, янгын куркынычсызлыгын кисәтү, булдырмау максатыннан чираттагы утырышы булды. Бирегә дин әһелләре дә чакырылган иде.

Район миграция службасы җитәкчесе Әлфия Әлмөхәммәтова әйтүе буенча, миграцион учетта 238 кеше тора, бу көнгә шулардан 31е тору шарты белән теркәлү саны алган, 34 е вакытлыча яшәү өчен теркәлгән. Эмиграцион законнарның үтәлешен тикшерү максатыннан 116 чара үткәрелгән, 78 беркетмә язылган, җиде кеше суд тарафыннан Россиядән җибәрелгән. Берничә авыл җирлеге башлыклары авыл җирлегенә караган мәктәп, мәчет, чиркәү, ФАП ларның контроль астында торуы, мәчетләргә керүче кешеләрне дә исәпкә алып баруларын хакында сөйләделәр. Сакланганны саклармын, диләр бит, Рашат Хәбибуллин чиркәү, мәчетләрнең көндез ачык, төнгә биктә булырга тиешлеген ассызыклап үтте. Район прокуроры Ринат Шакирҗанов авыл җирлеге башлыкларын хәбәрдар булырга чакырды, дөрес информацияне вакытында җиткерүләрен сорады.
"Бу елны район буенча егерме дүрт янгын чыгу очрагы теркәлде, бу сан узган елгыдан кимрәк. Шуларда ике кеше зыян күрде, икесе һәлак булды. Узган ел зыян күрүчеләр булмаган иде",-диде дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Андрей Мишин. Ни кызганыч, авылларда авыр хәлле, ата-анасы эчкечелек белән мавыккан гаиләләр бар. Кайберләренең йортлары яраксыз хәлдә, кайсының уты, газы өзелгән. Ә бит аларда балигъ булмаган балалар тәрбияләнә. Әнә шул хакта балигъ булмаганнарның эше буенча комиссиянең җаваплы сәркәтибе Валерий Токранов сөйләде һәм авыл җирлеге башлыкларын бу мәсьәләне игътибарга алырга чакырды.
Тыныч тормышта яшәү өчен без һәрвакыт уяу, сак һәм әйләнә-тирәбезгә игътибарлы булырга тиеш.
Гөлназ Зарипова.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев